Үзән
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
7 октябрь 2020, 14:33

Онытырга хакыбыз юк

Хөрмәтле Кырмыскалы авылы халкы. Район үзәгендәге Җиңү паркында яу яланнарыннан әйләнеп кайтмаганнарның исемнәре белән гранит плиталар урнаштырылган. Кызганычка каршы, туган якларына исән-имин кайтып, авыл хуҗалыгын тергезүдә катнашкан һәм фани дөньядан киткән Кырмыскалы ветераннары - ата-бабаларыбыз, картәтиләребезнең исемнәре гранит плиталарда күрсәтелмәгән. Бу хатаны төзәтергә - авыр елларда Илебезне саклаган кырмыскалыларның исем-шәрифләрен язарга вакыттыр.

Бу гомум эш, шуның өчен балаларының, оныкларының, ту­рун­нарының - ягъни безнең теләкләр, фикерләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алынырга тиеш. Үз тәкъдимнәрегезне [email protected]. элек­трон почтасына җибәрегез. Бу проектка акча белән дә ярдәм итәргә мөмкин. Кырмыскалы авыл Советында хәйрия акчаларын күчерү өчен махсус исәп ачылды.
Абдулхай Мөхәммәтҗанов, район ветераннары советы рәисе.
Читайте нас: