Әткәем Әхмәтсолтан Нуретдин улы Кадаев 1917 елда Алимгол авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Ишле гаиләде төпчек бала була ул. Яшьли генә ятимлек ачысын татырга туры килә – репрессия елларында әтисен кулга алалар һәм балалары белән Кемерово өлкәсенә алып китәләр. Өлкән апасы тоткынлыктан кайткач сөйләгән: аларны урман уртасына илтеп ташлыйлар, урман кисеп, землянка казып, җәфа чигеп яшиләр. Картәтием 63 яшендә шунда үлеп кала. Әтием бәләкәй булгач, авылда нәнәсе белән кеше мунчасында яшәп калалар. Йортларын туздырып, колхозга бирәләр.
Әткәемне 1940 елда армиягә алалар. Сугыш башлангач, аларны беренче оборонага җибәрәләр. Ленинград сугышына эләгә. Сазлыкларда окоп казып, тубыктан суда тора идек, дип әнкәемә сөйләгән.
Сугыштан кайткач, тракторда эшли. Ул трактор да сугыштан кайтарылган, җимерек, кабинасыз иде. Зиннәтуллин Гариф бабай белән шуны кар өстенә ятып төзәткәннәре истә калган. Аның рукояткасын дилбегә бәйләп икәүләп тартып кабызалар иде. Әтинең өстендә сугыштан киеп кайткан фуфайка, Гариф бабайның – шинель.
Әнкәем шул фуфайканы тапап юып, хәлдән таеп бетә иде. Безнең су ташудан башка ярдәм юк.
Әткәем 1944 елда кайткандыр, дип уйлыйм. Бәләкәй идем әле, шулай да мине итәгендә утыртып яратканы хәтеремдә. Тракторда эшләү өчен бронь биргәннәр, дип сөйлиләр иде. 1945 елда энем туды, аннан соң тагын 7 балага гомер бирделәр.
Озак еллар эшләгәч, әткәйне бригадир ярдәмчесе итеп куйдылар. Трактор белән Архангель районына азык-төлек, атларга печән илтеп йөреде. Аннан соң “Бүләк” колхозының яшелчә бакчасына бригадир итеп куйдылар. Бик тырышып эшләделәр. Байтак медальләре, грамоталары бар иде. Колхозда да, авылда да бик хөрмәт иттеләр.
Пенсиягә чыккач озак яши алмады. Бик каты чирли башлаган иде. Аяклары шешенде, башы авыртты, колаклары сызлый иде. Озаклап дәваханәләрдә ятарга туры килде. Сазлыкта суда ятуларының шаукымы булгандыр инде.
Барлык туганнары да утлы сугыш юлларын үттеләр. Кайсылары яу яланнарында ятып калды, кайсылары кайтып та озак яши алмады.
Әнкәй яклап Тәлха картәтием дә хезмәт армиясендә булган. Черниковкада сугыш кирәк-яраклары эшләгәннәр. Сугыш тәмамлангач та озак кайтармаганнар. Сакал-мыеклары бозланып, чабаталары туңып төнлә җәяү ялга кайткалый иде. Кайта алмаганда, нәнәй җәяүләп бәләкәй чана белән ашарга илтеп йөрегән.
Аларның буынына менә шундый авыр сынаулар төшкән, ләкин алар бирешмәгән, сынатмаган. Сугыш бер гаиләне дә урап узмаган. Шуңа да ата-бабаларыбызның батырлыгы турында беребезнең дә онытырга хакыбыз юк. Бүгенге тыныч тормыш аларның кыюлыгы, тырышлыгы, сәламәтлеге һәм гомере белән яуланган.
Фәүзия Гафарова.
Илтуган авылы.