Инде 73 яшьтә булуына карамастан, гади авыл кешесен барсы да якын күреп Мәсхут дип йөреттеләр. Чөнки ул бик күп гаиләләргә - өлкән яшьтәге һәм инвалид кешеләргә, ялгыз хатыннарга хуҗалык эшләрен башкарырга ярдәм итте. Йөгереп килеп тә җитә дә, һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән эшләп куя иде. Килгән һәр йортта кешеләрнең күңелендә изге хисләр уятты. Аны күрү белән борчылулар, авыртулар һәм төшенкелеккә бирелүләр юкка чыкты. Юк, ул социаль хезмәткәр түгел. Ләкин һәрберсенең хәстәрлекләрен үз җилкәсенә алып, проблемаларын анык эшләре белән хәл итә белде. Әлбәттә, хезмәте өчен аңа түләделәр, ләкин бу мөһим түгел.
Пенсия яшенә кадәр ул 30 елга якын Кырмыскалы һөнәрчелек училищесында эшләде. Кочегар, водитель, ихата җыештыручы да булды. Нинди генә эш башкармасын, аның иңенә җиңел булмаган хуҗалык бурычлары ятты. Һәр эшне ул җиренә җиткереп башкарды. Эшсөярлек, чыдамлылык – аның төп сыйфатлары булды. Еллар үткән саен ул тәҗрибә белән ныгытыла килде.
Ә кыш көне иртән-иртүк Мәсхут Фазыл улын еш кына чаңгы юлында, ә җәй көне йөгергән чагына тап булган бар иде. Шулай ул үзен физик формада тотты. Районда үткәрелгән чаңгы ярышы яки башка спорт бәйгеләрендә әледән-әле алдынгы урыннар яулады.
Мәсхут Фазыл улының җыр-моңга булган әвәслеген дә әйтми мөмкин түгел. Район Мәдәният сараенда ветераннар хоры коллективы төзү башында ул торды. Репетицияләргә, концерт программаларына бәйрәмгә кебек барды. Язмышы аны иркәләмәсә дә, ул тормышны яратты, һәр мизгелнең кадерен белде.
Әтисенең гомере кыска була, шунлыктан ул әнисе тәрбиясендә үсә. Сугыштан соңгы авыр елларда аның ныклы ярдәмчесе була. Кече яшьтән үк эшкә җигелә. Хезмәт эшчәнлеген ул коммуналь хуҗалыгында кочегар булып башлый. Үзенең нәсыйхәтчеләре турында һәрвакыт җылылык хисе белән сөйли иде.
Өйләнде, йорт салып керделәр. Улы һәм кызы туды. Ләкин гаилә бәхете озакка бармады - хатыны Венера иртә үлеп китте. Балаларны үстерергә хатынының әти-әнисе ярдәм итте. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул аларга рәхмәт укыды. Балалары тормышта югалып калмауларына, үз юлларын таба алуларына куанып бетә алмады. Оныкларын әледән-әле бүләкләр белән сөендереп торды.
Менә шулай, бу гади авыл кешесенең тормыш юлы бер биткә сыйды да куйды. Ләкин ул авыр тормыш юлында калган кешеләргә акча, җылы сүзе һәм эше белән дә ярдәм итте. Берсенең яныннан да тыныч күңел белән генә үтеп китә алмады. Гомумән, аның ял итәргә вакыты да юк иде – һәрбер көне авылдашларына ярдәм итеп үтте. Бәлки шуның өчен дә аның арабыздан китүе авыл халкы өчен үтә дә авыр булды. Әйтерсең, аның белән яктылык, изгелек тә югалды сыман.
Үзенең тормыш рәвеше белән Мәсхут Әнәсов безнең барыбызга да ачык йөзлелек, аралашу, сөйләшү, хәл белешү, бер-береңә ярдәм итү кебек төшенчәләрнең бүгенге гади булмаган заманда аеруча мөһим булуын аңлатты сыман.
Рәмилә Сәйфуллина.