Районның сәламәтлек саклау өлкәсенә ул дүрт дистә ел гомерен багышлады. Сугыштан соңгы авыр елларда фельдшер булып эш башлап, районның башка медицина хезмәткәрләре белән берлектә эпидемияләргә каршы көрәшә, авыр шартларда сугышта йончыган халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Табиблар җитешмәгәнлектән, фельдшерга барлык җаваплылыкны үз иңенә алып, катлаулы хәлләрдә еш кына карарлар кабул итәргә туры килә.
1948 елда Стәрлетамак медицина техникумын тәмамлап, Әнвәр Кәлимулла улы башта Бишаул-Уңгар, соңыннан Иске Кыешкы фельдшер-акушер пунктларында эшли. 50нче еллар башында ул Кырмыскалы дәваханәсенә күчерелә. Терапевтлар булмау сәбәпле, аңа пациентларны кабул итү бурычы да йөкләтелә. Төрле эпидемияләр, авыручыларның саны күп булу сәбәпле, ул тиз арада һөнәри тәҗрибә туплый. Хезмәттәшләре һәм Кырмыскалы авылы халкы хәтерләвенчә, ул эшен җиренә җиткереп, зур осталык белән башкарган, диагнозларны да төгәл куйган. Ул елларда бернинди аппаратура булмаган, шуңа да медицина хезмәткәре үз белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып эш иткән.
Сәламәтлек саклау ветераны Юлдашева Эльза Мортаза кызы:
- 1969 елда дәваханәгә практика үтәргә кайтканда, Әнвәр Кәлимулла улы авыруларны кабул итә иде. Көненә аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 50дән дә артып китә иде. Тиздән мин диплом алып, Кырмыскалы дәваханәсенә эшкә кайттым. Шул елларда гына безнең дәваханәдә терапевт эшли башлады. Ә.К.Сәйфуллин бу урында 15 елдан артык хезмәт итте.
Әнвәр Кәлимулла улы шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәте барлыкка килгән елларның башында торды. 1971 елда баш табиб Д.А.Булатовның боерыгы буенча кичке сәгать биштән соң ашыгыч ярдәм буенча дежурлык оештырыла. Ул бурычларны башкару Әнвәр Сәйфуллин һәм Флорида Назыйровага йөкләтелә. Соңыннан хезмәткәрләр биредән төрле участокларга бер-бер артлы китеп тордылар, ә Әнвәр Кәлимулла улы пенсиягә кадәр бу вазыйфасына тугры калды.
Эшләү чорында ул үзен оста оештыручы буларак та күрсәтте. Бәлки шуның өчен дә ул озак еллар дәваханәнең башлангыч партия оешмасына җитәкчелек иткәндер, соңыннан аңа райондагы Кызыл Хач һәм Кызыл Ай җәмгыятен төзергә кушалар. Өстәвенә, фельдшер-акушерлык пунктлары төзүдә, донор көне үткәрүдә дә катнаша. Кыскасы, коллективта ул ихтирам казанды, аның фикере белән килештеләр.
Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Ялсина Рәшидә Газимҗан кызы:
- Миңа Әнвәр Кәлимулла улы белән 1981 елдан башлап, ул хаклы ялга киткәнче, бергә эшләргә туры килде. Ул эшенә зур җаваплылык белән караган тәҗрибәле фельдшер иде. Безнең өчен ул изге күңелле нәсыйхәтче дә булды. Кайчакта “ашыгыч ярдәм” хезмәтендә дүрт фельдшер урынына икәү генә калган чаклар да булды. Әнвәр абый беркайчан да дежурстводан баш тартканы булмады. Өлкән буын кешеләре әле булса үзләренең ихтыяр көче ныклы булулары белән сокландыра. Ә.Сәйфуллин нәкъ шундый кеше иде.
Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Аллаярова Рима Габдулхай кызы:
- Әнвәр Кәлимулла улын 1970 елдан бирле беләм. Ул вакытта мин, Алайгыр участок дәваханәсендә эшләгән яшь фельдшер, аңа авыруларны алып килә идем. Ул А.Юмадилов белән чиратлап авыруларны кабул итте. Ләкин кешеләр күбрәге Ә.Сәйфуллинга мөрәҗәгать иттеләр. Тиздән мин үзем дә Кырмыскалы дәваханәсендә эшли башладым. Хәзер байтак вакыт үткәч, мин аның үзенең һөнәрен шул кадәр яратып башкаруын аңладым. Шундый кешеләр генә авыр участокта озак еллар эшли ала. Әнвәр абый һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә ашыкты. Фельдшерлар арасында аңа югары категория бирелде. Ул, чынлап та, югары квалификацияле белгеч һәм ачык йөзле кеше иде. Без аны онытмыйбыз.
Беребез дә дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Ләкин ул ярдәм күрсәткән һәр кешенең йөрәгендә аның турында якты хатирәләр яши. Ә мондый кешеләр аз түгел. Аларның һәрберсенең тормышына Әнвәр Сәйфуллин мөһим өлеш керткән.