Ул изге күңелле, юмарт һәм эшсөяр кеше иде.
Аның ягымлы елмаюын, фәһемле киңәшләрен, игътибарын юксынабыз.
Кайда барсак, нишләсәк тә,
Күз алдыннан китмисең.
Барсы да бар, бар да җитеш,
Тик син генә безгә җитмисең.
Син тере һәрчак безнең өчен,
Җидегән йолдыз булып калырсың.
Сагынудан, бары юксынудан
Маңгайларга сырлар салырсың.
Кадерле кешебезне искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Аны белгәннәр безнең белән бергә искә алсыннар иде.
Тормыш иптәше, кызлары, улы, кияүләре, онык-оныкалары, туруннары (Шәйморатов авылы).