Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
23 март 2021, 09:27

Герой якташыбызның 100 еллыгын билгеләделәр

Советлар Союзы Герое Алексей Нестерович Калгановның тууына 100 ел тулу алдыннан Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылында бәйрәм чаралары узды.

Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Чарада Иске Бәбеч авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллин, муниципаль район Советы рәисе Ринат Шәйбәков, авыл халкы, урындагы мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты. Истәлекле чарада Герой­ның туганы Александр Иванович Калгановның катнашуы чарага әһәмият өстәде. Әлеге вакытта ул “Газспецмонтаж” җәмгыятен җи­тәкли. Якын туганын искә алырга ул кызы Василиса Калганова белән килгән иде.
Алек­сей Нестеровичны ул җылы сүзләр белән искә алды һәм район, авыл биләмәсе җитәк­челегенә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңге­ләштерү, яшьләрне ватанпәр­вәрлек рухында тәрбияләү буенча зур эш башкарганнары өчен рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм чарасы авыл мәдәният йортында дәвам итте, анда урындагы хәрби-патриотик клуб әгъзалары тарафыннан Ленинград өлкәсеннән алып кайткан экспонатлардан, Геройның документлары һәм шәхси әйберләреннән күргәзмәләр оештырылды. Сәх­нәдә сугыш чоры җырлары һәм шигырьләр яңгырады. Шулай ук Радик Талипов исемендәге хәрби-патриотик клуб вәкилләре Илдар Хәсәнов һәм Раил Гыйльманов чыгыш ясады.
Айгөл Нуриева.
Читайте нас: