Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәтер
21 Май 2021, 12:05

Хәтер

Кадерле кызыбыз, сеңлебез, апабыз Фәхретдинова Регина Рәсим кызының фани дөньядан китүенә 9 ел тулды.

Аның ихлас елмаюын, ягымлы тавышын, ачык йөзен искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Ул тормышны яратты, тырыш, эшсөяр һәм җаваплы булды, аның изге күңеллелегенең иге-чиге юк иде.
Югалту кайгысын сүз белән генә аңлатып та булмый. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Кадерлебез, тагын исебезгә төштең,
Үзәгебезне өзеп, яндырып.
Сиңа әйтер күпме сүзебез калды,
Иртә киттең безне калдырып.
Регинаны белгәннәр, аны изге сүзләр белән искә алсыннар иде.
Әти-әнисе, абыйсы, җиңгәсе, туганнары
(Кырмыскалы авылы).
Читайте нас: