Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 ноябрь 2017, 11:44

Кагыйдәләр үтәлергә тиеш

Маллар кышкылыкка абзарларга кертелгән вакытта терлекчелек объектларында янгынга каршы нормалар һәм кагыйдәләр мотлак үтәлергә тиеш.

Агымдагы елда республиканың фермер хуҗалык­ларында янгыннар саны ешайды һәм маллар да каза күрде. Тикшерүләрдән күренүенчә, кайбер объектлар, гамәлдәге нормаларга ярашлы, чиләк, багор, көрәк, су тутырылган мичкә кебек янгын сүндерүче чаралар, шулай ук элемтә һәм янгынга каршы автоматика белән тәэмин ителмәгән. Шулай ук биналарда янгын хәвефсезлеге өчен җаваплы шәхесләр тәгаен­ләнмәгән, хез­мәтләндерүче персонал янгын хәвефсезлеге чараларына һәм янгын чыккан очракта эш итү алымнарына өйрәтелмәгән.
Шуны да онытырга ярамый: терлекчелек абзарларындагы капка һәм ишекләргә җиңел ачыла торган бик куелырга, алар тыш якка ачылырга һәм моңа бер нәрсә дә комачауламаска тиеш. Биналарда маллар өчен тупас азык көндезге нормадан артык булырга тиеш түгел. Фуражны аерым бинада саклау мөһим. Терлекчелек һәм кош-корт биналарын салам, тирес һәм чүп-чардан даими чистартып торырга кирәк. Кыш көне капка һәм ишекләр иркен ачылсын өчен аларның аллары кардан даими чистартылырга тиеш. Маллар һәм кош-кортлар асралган биналарда остаханә, склад урнаштырырга, автомобиль, трактор яки авыл хуҗалыгы техникасы куелырга тиеш түгел.
Җылылык генераторлары һәм электр калориферларын утта янмый торган материалдан салынган аерым биналарга урнаштырырга һәм анда тышка чыга торган ишек булырга тиеш. Мондый корылмаларны Дәүләт янгын күзәтчелеге рөхсәте белән генә файдаланырга кирәк. Төнге вакытта фермалар каравылчы, терлекче яки махсус тәгаенләнгән башка шәхесләрнең күзәтүе астында булырга тиеш.
Читайте нас: