Статистика буенча, янгыннарнаң 80 проценттан артыгы торак секторына туры килә. Аларның һәр өченчесе - ут белән сыксыз тотыну, һәр дүртенчесе - электр корылмаларының һәм һәр алтынчысы мичләрнең төзек булмавы нәтиҗәсендә килеп чыга.
Янгыннарны кисәтүгә караганда, булдырмау яхшы. Йортны янгыннардан саклау, димәк, милкеңне, гомереңне һәм сәламәтлегеңне куркыныч астына куймау, дигән сүз. Шуның өчен йортыгыз яки фатирыгызның янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә туры килүен тикшереп чыгу артык булмас.
Йортыгыз мич белән җылытыла икән, өч айга бер тапкыр булса да төтен юлларын корымнан чистартып торыгыз. Мичне белгечләр генә салырга һәм ремонтларга тиеш. Андагы ярыклар һәм төтен чыккан урыннар күренеп торсын өчен аны агартырга кирәк. Мич алдындагы идәнгә 50х70 сантиметр зурлыгындагы калай җәелергә, артык кызудан саклау өчен тәүлегенә 2-3 тапкыр гына ягарга, аларның арасы 1,5 сәгатьтән артмаска тиеш. Мичне яндырып җибәрү өчен бензин һәм башка тиз ут кабучан сыекчалар кулланырга ярамый. Балаларга мич ягарга рөхсәт итмәгез.
Йорт газ яки электр уты ярдәмендә җылытылса да, ул хәвефсезлек чараларын үтәүне таләп итә. Төзек корылмалар гына файдалану, аларны файдалану кагыйдәләре язылган инструкцияләрне төгәл үтәү - хәвефсезлекнең төп шартлары.
Ут белән саксыз тотынган кеше үзе һәм тирә-яктагылар өчен дә зур хәвеф тудыра. Иске электрүткәргеч, төзек булмаган мич, яткан килеш тәмәке тарту, сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке төпчеге - барысы да янгынга китерергә мөмкин.
Янгын яки башка фаҗигане күрү белән шунда ук 112 телефоны буенча хәбәр итегез. Бу очракта һәр минуты кадерле.
Рәис Хисмәтуллин, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.