Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 декабрь 2017, 12:11

Пиротехника саклык таләп итә

Безнең күпләребез Яңа ел бәйрәмен салют, петарда, фейерверк һәм бенгаль утларыннан башка күз алдына да китерми. Ләкин аларны куллана белмәү аяныч тәмамланырга мөмкин.

Бәйрәм вакытында көтелмәгән күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, тәү чиратта, махсус кибетләрдә, тиешле сертификаты булган пиротехника гына алырга кирәк. Аны куллану алдыннан инструкциясен игътибар белән укып чыгыгыз, утильләштерү буенча мәгълүматка игътибар бирегез. Пиротехниканы бинадан һәм кешеләрдән ерак урында – урамда яки ачык мәйданда гына кулланырга кирәк. Фейерверк һәм петарданы атканда изделиедә күрсәтелгәнчә, хәвефсез ераклыкка китәргә кирәк. Тагы бер киңәш: пиротехник изделиене кулда яндырырга, янган фейерверк өстенә иелергә һәм фитильне яңадан яндырырга да ярамый. Балконнан петарда җибәрү дә катгый тыела. Пиротехник изделиене сүтәргә һәм аның конструкциясен үзгәртеп карау да аяныч тәмамланырга мөмкин. Шулай ук бәләкәй балаларга үзаллы ракета, петарда һәм башка пиротехника җибәрергә рөхсәт итмәгез. Әйткәндәй, 16 яше тулмаган балаларга пиротехника сату да катгый тыела.
Хәтерегезгә төшерәбез, янгын чыккан очракта, 01 яки 112 телефоннары буенча янгын хезмәтенә хәбәр итегез.
Рәис Хисмәтуллин, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: