Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 гыйнвар 2018, 11:58

Шырпы – уенчык түгел

Бәхетсез очракларның күбесе еш кына караучысыз калдырылган балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыга. Алар ялгызы калгач, тирә-якны күзәтә һәм өйрәнә башлый.

Аяныч вакыйгалар булып торуга карамастан, җиңел фикер йөртеп, битарафлык күрсәтәбез, шырпы яки зажигалка кебек әйберләрне бала үрелеп алырлык урында калдырабыз. Безнең белән хәвефле хәл килеп чыгар, дип башыбызга китереп тә карамыйбыз. Ләкин саксызлыкның бүген булмаса, иртәгә афәт белән төгәлләнүен онытырга һич ярамый. Өлкәннәр балаларга шырпының уенчык түгеллеген даими искәртеп торырга, ут тергезү әйберләрен алар күзенә чалынырдай урынга куймаска тиеш.
Анализлардан күренүенчә, бала гаебе белән килеп чыккан янгыннар өлкәннәр тарафыннан аңа игътибар җитмәү турында сөйли. Өйдә булып та, баланың нәрсә белән мәшгульлеген күзәтмәүне ничек аңларга?! Балаларның уйнавын күзәткәндә, аның өлкәннәрнең күп гамәлләрен кабатлавын аңларга була. Бала бу чорда аеруча кызыксынучан. Аның күп кенә өлкәннәр башкарган эшләрне үз куллары белән кабатлап карыйсы килә. Ә янып торган ут-ялкыннан да кызыктыргыч нәрсә бар? Өлкәннәр өйдә булмаганда, аның шырпы сызып, үзенең дә кабызып карыйсы килә. Минем балам барысын да аңлый, алай эшләмәс дип, ялгызын калдырып чыгып китәргә ярамый. Янгын чыккан очракта, аны сүндерә алмавын аңлагач, бала аннан куркып, качу юлын эзли, ишекне ачып чыга алмагач, карават астына кереп ята, шкаф эченә керә. Ә аннан аны эзләп алуы авыр. Балаларның иминлеген кайгырту - өлкәннәрнең бурычы. Алар исән-имин үсеп җитсен өчен, һәрдаим игътибарлы булу, ут белән уйнарга ярамаганлыкны кисәтү зарур.
Рәис Хисмәтуллин,
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты.
Читайте нас: