Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 гыйнвар 2018, 12:25

Янгын – куркыныч афәт

Район хакимиятендә муниципалитет башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов җитәкчелегендә утырыш үткәрелде. Анда гадәттән тыш хәлләрне һәм янгын хәвефсезлеген кисәтү буенча ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Имин булмаган һәм күп­балалы гаиләләрдә, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән йортларда янгын хәвефсезлеге тәэмин итү һәм аларны күзәтү астында тоту, шулай ук ирекле янгын сүндерү дружиналары, Бердәм дежур-диспетчер хез­мәт­ләренең эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова, 81нче янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов, Бердәм дежур-диспетчер хезмәте директоры Р.Т.Әһлетдинов чыгыш ясады. Команда-штаб күнекмәләренә әзерләнү турында җыелучы­ларга район хакимияте баш­лыгының төзелеш буенча урынбасары В.И.Волик сөйләде.
Кызганычка каршы, агымдагы ел башында ук бер-бер артлы берничә янгын теркәлде, анда кешеләр дә каза күрде. Шулай, 22 гыйнварда район би­ләмәсендә теркәлгән 5 янгында 2 кеше һәлак булды.
16 гыйнварда Олыкүл авылында 8x10 метр зурлыгындагы мансардалы агач йортта янгын чыкты. Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып бетте, аны сүткәндә 1986 елгы коляскада йөрүче инвалид ирнең гәүдәсе табылды.
Өч көннән соң төн уртасында Ефремкино авыл Сове­тының Никифировка авылында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә, йортның стенасы һәм түшәме зыян күргән. 20 гыйнвардан 21енә каршы төндә Олыкүл авылының К.Маркс урамында борыстан салынган 10 х10 метр зурлыгындагы йортка ут кабуы ачыклана. Шулай итеп, гомум 100 квадрат метрлы йорт та янып юкка чыга.
Бер тәүлектән соң Кырмыскалы авылының Шәйморатов урамында мунча януы турында тагы бер хәбәр килде.
21 гыйнварда иртән Илтирәк авылында чыккан чираттагы янгында 3x5 метр зурлыгындагы агач алачык (рәсемдә) янды. Янгын нәтиҗә­сендә, алачык­ның стенасы һәм түшәме зыян күрде. Иң аянычлысы шул – утта 1963 елгы ир һәлак булды. Мичне файдаланганда янгынга каршы кагый­дәләрнең үтәлмәве шундый нәтиҗәгә китерде.
Килеп чыккан хәл уңаеннан утырышта торак йортларда профилактик чаралар үткәрүне активлаштыру, имин булмаган гаиләләргә игътибарны арттыру, күпбалалы гаиләләр, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән йортларда электр һәм җылыту системаларының техник торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрүне дәвам итү, ирекле янгын дружиналарының ел әйләнәсе эшчәнлеген тәэмин итү турында карар кабул ителде. Авыл биләмәләре башлыклары, кешеләр тәүлек әйләнәсе булган объеклар, мәктәп, мәдә­ният учреждениеләре, идарә итүче компания җитәкчеләренә кышкы вакытта биналарга һәм су алу урыннарына янгын сүндерү техникасы керә алырлык итеп юлларны чистартып торырга кушылды.
Рәис Хисмәтуллин,
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: