Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 гыйнвар 2018, 11:55

Мәдәниятне арттыру максатында

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2018 ел Хәвефсезлек мәдәнияте елы дип игълан ителде.

Агымдагы елда каралган барлык чаралар дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары, оешмалар һәм халыкның төрле эшчәнлек өлкәләрендә хәвефсезлек мәдәниятен арттыруга, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасын үстерүгә юнәлтелгән.
Хәвефсезлек мәдәнияте елы чикләрендә бөтен ил буенча мәгълүмати-профилактик чаралар, ачык ишекләр көне, хәвефсезлек дәресләре үткәреләчәк, анда катнашуга халык, дәүләт власте органнары, эшкуарлык вәкил­ләре җәлеп ителәчәк, шулай ук бөтенрусия команда-штаб укулары һәм күнекмәләре, хәвефсезлек айлыклары, халыкара ярышлар, батырлык дәресләре һәм һөнәри осталык конкурслары оештырылачак.
Хәвефсезлек мәдәнияте елын үткәрү тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге өлкәсендә халыкның теоретик белемен арттыруга шулай ук халыкны һәм билә­мәләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау мәсьәләләрендә дәүләт власте органнары белгечләренә тәҗрибә тупларга булышлык итәчәк.
Рәис Хисмәтуллин,
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: