Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 гыйнвар 2018, 11:57

Тәртип үзебездән тора

Русия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы, Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер авыл чикләрендә урнашкан җир биләмәләре, бакча ширкатьләре хуҗалары мотлак рәвештә үз биләмәләрен чүп-чардан тазартып, үләнне чабып торырга тиеш.

Шулай ук бу үзгәрешләргә ярашлы, тимер һәм автомобиль юллары читләрендә, аларның сак зоналарында башаклы культуралар үстерү дә тыела.
Авыл хуҗалыгы тәгаенләне­шендәге җир­ләрнең ияләре авыл хуҗалыгы мәйданнарын тәртиптә тотарга тиеш. Анда чүп үләннәрен үстермәскә, печәнлекләрдә үләнне вакытында чабып торырга тиеш.
Басу шартларында урып-җыю агрегатларын, автомобильләрне файдалануда янгын хәвефсезлеге чаралары билгеләнде. Шулай ук тимер һәм автомобиль юллары читләрендә, аларның сак зоналарында коры үлән, чүп-чар яндыру, учак ягу катгый тыела.
Кабул ителгән карарлар авыл биләмәләрен, авыл хуҗалыгы тәганләнешендәге җирләрне, юл буйларын һәм тимер юлларының сак зоналарын янгыннардан сакларга булышлык итәчәк.
Рәис Хисмәтуллин,
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: