Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 февраль 2018, 12:03

Жилет кию мәҗбүри

2017 елның 12 декабрендәге Хөкүмәт карарына ярашлы, агымдагы елда Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде.

Юл хәрәкәте таләпләренә ярашлы, тәүлекнең караңгы вакытында авылдан читтә мәҗбүри туктаганда, водительләр яктылык бирүче жилет, яктылык кайтаручы буйлары булган куртка кияргә бурычлы.
Әгәр автомобиль авыл эчендә генә йөресә, жилетны кию мотлак түгел, ләкин безнең хәвефсезлек аның булу-булмавына бәйле булуын да онытырга ярамый. Әгәр сез тәгәрмәч алмаштырырга гына туктасагыз да, яктылык кайтаручы жилет кимәгән булсагыз, бу фаҗигага әйләнергә мөмкин.
2018 елның гыйнварында махсус киеме булмаган водительләр өчен РФ Административ хокук бозулар кодексында штраф каралмавы, бу кагыйдәгә игътибар бирмәү дөрес булмас. Тәүлекнең төнге вакытында йөрегән җәяүлеләр өчен штраф 500 сум (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.29 статьясы).
Гөлнара Фатыйхова,
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспектор, полиция капитаны.
Читайте нас: