Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 февраль 2018, 18:21

Чираттагы фаҗига

Ел башыннан районда 7 янгын теркәлде, анда 3 кеше һәлак булды. Янгыннан килгән зыян 800 мең сумнан артык тәшкил итте.

Чираттагы янгын фаҗигасе 10 февральдән 11енә төнлә Ефремкино авыл Советының Антоновка авылында чыкты. 81нче санлы янгын частенең янгын сүндерчеләре килеп җитүгә 7х8 м агач йортны ут камап алган була.
Янгын сүндерелгәннән соң анда 1937 елгы С.ның мәете табыла. Әлеге янгынның сәбәбе – йорт хуҗасының үз-үзенә кул салуы - автомобиль камерасына ут төртеп җибәреп, үзен яндырган.
Һәлак булган ир бу йортта улы һәм килене белән яшәгән. Киленең сүзләре буенча, ул төнне ире эштә була. Шуннан файдаланып, йорт хуҗасы киленен, ут төртү белән куркытып, йорттан куып чыгара һәм бу куркыныч хәлне кыла. Авылдашлары билгеләвенә, янгынга кадәр дә фаҗига сәбәпчесе үз-үзенә кул салачагы белән янаган булган.
Рәис Хисмәтуллин,
янгын күзәтчелеге буенча
дәүләт инспекторы.
Читайте нас: