Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 февраль 2018, 18:23

Югары хәвеф чыганагы

Авыл йортларында мич зур әһәмияткә ия. Ул бары тик җылылык чыганагы гына булсын өчен нәрсәләрне белергә, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк соң?

Мичләрдән янгын төп ике сәбәп буенча чыга. Беренчедән, мичне салу кагыйдәләрен үтәмәүдән. Мәсәлән, төтен суыргыч белән йорт (мунча) түшәме арасында тиешле ара калдырылмый. Мич авызы алдында калай булмау да, тәгәрәп төшкән күмердән идәнгә ут кабарга мөмкин. Шуңа күрә мич авыз алдына 50x70 сантиметр зурлыкта калай кагып кую зарур. Төтен суыргыч торбаларны явым-төшемнәрдән саклау мөһим. Шул ук вакытта торбадагы зонтлар, дефлекторлар төтен чыгуга комачауламаслык булырга тиешләр. Торба белән түбәнең янучан конструк­цияләрен янмый торган материаллар белән аерып куярга кирәк. Төтен суыргычларны кимендә аена 1 мәртәбә чистарту таләп ителә.
Икенче сәбәп: мичтән файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагый­дәләрен үтәмәү. Янгын чыкмасын өчен мичне ягып җибәргәндә бензин, керосин һәм башка янучан сыеклыклардан файдалану катгый рәвештә тыела. Шулай ук янып торган мичне, җылыту приборларын караучысыз кадыру, аның янында янып китәрдәй әйберләр киптерү, артык кыздыру, ярыклары булган мичтән файдалану, мич карауны балаларга йөкләү дә һичшиксез ярамый.
Мич һәм җылыту приборларын кулланганда бу кагыйдәләрне үтә­сәгез, янгыннарга юл куелмас.
Рәис Хисмәтуллин, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: