Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 март 2018, 13:46

Янгыннан сакланыгыз!

Район биләмәсендә янгынга каршы хәвефсезлек буенча профилактик рейдлар дәвам итә.

Статистика буенча, янгыннарның күбесе торак йортларга туры килә. Аларның төп сәбәбе – мич һәм электр корылмалары белән файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз тотыну, шул исәптән, тәмәке төпчеген теләсә-кайсы урынга ташлап китү.
Ел башыннан район биләмәсендә 8 янгын теркәлде. Аларга анализ ясап, шуны әйтергә мөмкин: хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлгәндә, фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин иде. Шулай, мичне көненә ике-өч тапкыр ягарга һәм аларның арасы сәгать ярым булырга тиеш. Артык кызып китмәсен өчен аны караучысыз калдырырмаска, ә йокларга 3 сәгать кала мич ягуны туктатырга кирәк.
Мич алдына 50х70 сантиметр зурлыгында калай җәелергә тиеш. Ул агач идәнне мичтән төшкән күмер чаткыларыннан саклый. Мичне яндырып җибәрү өчен бензин һәм башка тиз ут кабучы сыекчалар кулланырга ярамый. Шулай ук мич өстендә өс киемнәрен, коры утын, йомычка киптерү, балаларга мич ягарга рөхсәт итү аеруча куркыныч. Мичтә ярыклар барлыкка килмәсен өчен төтен юлларын әледән-әле корымнан чистартып торырга кирәк.
Янгын чыккан очракта ашыгыч рәвештә “01” яки “101” телефоннары аша янгын сагына шалтыратырга онытмагыз.
Илдус Хәмитов,
81нче янгын часте начальнигы.
Читайте нас: