Сценарий буенча, иртәнге сәгать 10да уку остаханәсендә дәрес барган вакытта янгын чыга. Мәктәпнең сак хезмәткәре янгын часте пультына бу турыда хәбәр итә. Шунда ук укытучылар укучыларны җыеп, мәктәп бинасыннан чыгарырга ашыкты. Бәхеткә, балалар алларына куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты - оешкан шартларда бина бушатылды.
Хәбәр алу белән берничә минуттан вакыйга урынына биш кешедән торган 81нче янгын часте дежурныйлары килеп тә җитте. Янгын вакытында сүндерелде.
Күнекмә вакытында 81нче янгын часте һәм районның тормыш эшчәнлеге хезмәтләренең оешкан шартларда эшләве, шулай ук югары вазыйфадагы шәхесләрнең һәм янгын расчетларының оста эш итүе билгеләнде.
Күнекмәләр вакытында мәктәп хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелде, бинада янгын чыкса, ниләр эшләргә кирәклеге, эвакуацияләү тәртибе аңлатылды, укучылар белән янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
Илдус Хәмитов, 81нче янгын часте начальнигы.