Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 март 2018, 12:53

Газ җиһазларын тикшерегез!

Республиканың газ хезмәткәрләре көнкүрештә газны хәвефсез куллану буенча күләмле кампания үткәрә1 марттан 31 мартка кадәр “Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте көнкүрештә газны хәвефсез файдалану буенча республика айлыгы үткәрә. Бу эшләрнең төп бурычы — халыкның игътибарын газны көнкүрештә хәвефсез куллану мәсьәләләренә җәлеп итү.

Газ җиһазларын көнкүрештә файдалану кагыйдәләрен бозу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрнең саны, кызганычка каршы, кимеми. Газ җиһазларын куллануның гади кагыйдәләре үтәлгәндә мондый очракларны булдырмый калырга мөмкин. Моның өчен төтен һәм җилләтү каналларын вакытында карап-тикшереп чыгарга, газ җиһазын ремонтлау һәм үз вакытында техник хезмәтләндерү өчен фатирга яисә йортка газ хуҗалыгы белгечләрен чакыртырга һәм аларга анда керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Искә төшерәбез: газ җиһазын ремонтлау яисә алыштыру, аны хезмәтләндерү белән бәйле барлык төр эшләрне махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш. Өй һәм фатир эчендәге газ җиһазын (арытаба —ВДГО, ВКГО) техник хезмәтләндерү махсуслашкан оешма белән килешү нигезендә генә башкарыла.
“Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте көнкүреш газ приборларын файдалануның гади кагыйдәләрен Башкортстан Республикасында яшәүче­ләрнең барысының да тагын бер тапкыр хә­теренә төшерә, аларны үтәү бәхетсез очрак­­лардан котылып калырга ярдәм итәчәк:
* газ приборларыннан файдаланганда форточканы ачарга онытмагыз;
* газ колонкасын һәм АОГВны кабызыр алдыннан тарту көчен тикшерегез;
* газда эшләүче җылыту мичен кабызыр алдыннан юшкәне (капкачны) ачыгыз һәм тарту көчен тикшерегез;
* кабызылган газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз (тиешле хәвефсезлек автоматикасы булган һәм туктаусыз эшләүгә исәпләнгәннәреннән башка);
* газ җиһазларына балаларны һәм файдалану кагыйдәләрен белмәгән кешеләрне якын җибәрмәгез;
* газ куллануны туктаткач, приборлардагы һәм алар алдындагы краннарны ябыгыз;
* газ килү кинәт туктаган очракта, кичекмәстән краннарны ябыгыз һәм “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтенә хәбәр итегез;
* газ исе барлыкка килгәндә яисә газ саркып чыкканда, ишек һәм форточкаларны ачып, кичекмәстән бинаны җилләтергә, газ приборларыннан файдалануны туктатырга, электр приборларын кабызмаска, телефон һәм электр звоногын кулланмаска, газ чыкмаган урыннан “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтен чакыртырга кирәк;
* газ җиһазларын чиста һәм төзек тотыгыз;
* барлык төзексезлекләрне газ җиһазын техник хезмәтләндерүгә аның белән килешү төзелгән махсуслашкан оешма гына бетерергә тиеш;
* фатир планировкасын үзгәрткәндә, күчерелми торган мебель һәм көнкүреш техникасы урнаштырганда, газ җиһазларын күчереп куйганда газүткәргечләргә һәм газ җиһазларына керү юлын ябу, газүткәргечләрне гипс-картон стена яисә мебель артына яшерү катгый рәвештә рөхсәт ителми!
* кышкы айларда аларның туңуын һәм тыгылуын булдырмау максатыннан, торба башларын әледән-әле тикшереп торыгыз;
* төтенлекләрне һәм җилләтү каналларын үз белдегең белән ремонтлау, үзгәртеп ясау һәм ялгап озынайту рөхсәт ителми.
Бина эчендә газ исе барлыкка килгәндә:
– газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга;
– приборлардагы һәм алар янындагы краннарны ябарга;
– кичекмәстән бинаны җилләтергә;
– ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр утын һәм электр приборларын кабызмаска, электр звонокларын кулланмаска;
– “04” телефоны буенча авария хезмәтен чакыртырга (газ чыкмаган җирдән).
Үз белдегегез белән өйгә (фатирга) газ үткәрмәгез, газ җиһазын күчереп кую, кабызу һәм ремонтлауны башкармагыз. Мондый төр эшләр махсуслашкан оешма тарафыннан гына башкарыла ала!
Газ плитәләрен биналарны җылыту өчен файдаланмагыз.
Газ приборлары урнаштырылган биналарны йокы һәм ял итү өчен файдаланмагыз.
Сыекландырылган газ баллоннарын фатир, подвал, гараж, балкон һәм лоджияләрдә сакламагыз!
Газ белән тәэмин итү системасы (газүткәргечләр, ябу җайланмалары, газ җиһазлары) бөтенлегенә һәм эшенә чит кешеләрнең катышуын күрсәгез, кичекмәстән “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтенә, кесә телефоныннан “104” номерына һәм “02” телефоны буенча полициягә хәбәр итегез.
Газ җиһазларын һәм төтен юлларын, җилләтү каналларын техник хезмәтләндерүгә килешүне махсуслашкан оешма белән генә төзегез!
Хәтерегездә тотыгыз! Көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен катгый үтәп, Сез үзегезнең генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның да хәвефсезлеген тәэмин итәсез.
Газ белән эш иткәндә игътибарлы булыгыз! Сезнең онытучанлыгыгыз, игътибарсызлыгыгыз сезгә, якыннарыгызга һәм күршеләрегезгә зыян салырга мөмкин. Газ приборларыннан дөрес файдалану һәм газдан файдалану кагыйдәләрен белү генә сезгә бәхетсез очракларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Читайте нас: