Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 март 2018, 11:50

Белү зыян итми

Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге тарафыннан Кабак авылының “Каенкай” балалар бакчасында планлы күчмә тикшерү үткәрелде.

Чара чикләрендә уздырылган күнекмәләрдә балаларга янгын чыгуын күргәндә үзләрен ничек тотарга, ничек эш итәргә һәм кемгә хәбәр итәргә турында сөйләделәр. Шулай ук аларны эш режимы, хәрби дежурстволар, эш вакытында янгын хезмәткәрләре кулланган кирәк-яраклар белән таныштырдылар. Күнекмәләрдә шулай ук эвакуацияләү, янгын сүндерү чараларын файдалану мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелде.
Алынган мәгълүматларны ныгыту максатында балалар белән викториналар һәм конкурслар үткәрелде, ә алар әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Учреждение хезмәткәрләре дә тиешле инструктаж үтте, гадәттән тыш хәл килеп чыккан оч­ракта, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәт­ләренең телефон номерлары тагы бер тапкыр исләренә төшерелде.
Рәис Хисмәтуллин, янгын күзәтчелеге буенча инспектор.
Читайте нас: