Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 март 2018, 11:28

Сакланганны Ходай саклар

…Бу кояшлы көнне Агыйдел буенда урнашкан Бельский авылы урамнарында гадәти булмаганча җанлылык хакимлек итте – тегендә-монда махсус техника, хезмәт автомобильләре ашыкты, ә полиция хезмәткәрләренең тавыш көчәйткечтән бертуктаусыз: “Документларыгызны һәм иң кирәкле әйберләрегезне алыгыз да, йортларыгызны бикләп чыгыгыз!” - дигән тавышы яңгырап торды.

Шулай су басу куркынычы янаган авылларның берсендә халыкны кисәтү һәм гомерләрен коткару буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус бүлек­чәләре, энергетиклар, юл, медицина әм башка хезмәтләр күнекмә үткәрде.
Күнекмә планы буенча, елгалар ярларыннан чыгып, авылга керә торган урынны су баскан. Берничә сәгатьтән соң, зур су ихаталарга якынлашачак.
Биредә яшәүче халык, хәбәр алу белән иң кирәкле әйберләрен генә алып, авыл уртасындагы мәйданга җыелды. Авыл Советы вәкилләре һәр йортка кереп, су баскан очракта кемгә ярдәм кирәк булачагын ачыклады. Үзәк урамында яшәүче аягы сынган бер ирнең үзаллы чыга алмавы турында хәбәр итәләр, аңа медицина һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җибәрелә.
Юл хезмәте чыгу юлларын чистарта, кеше төялгән автобус үтәрлек итеп юлларны күтәртә.
Авылда кыска ялганыш һәм ток сугуны булдырмау өчен электр энергиясе белән тәэмин итү хезмәте утны сүндерә. Район кулланучылар җәмгыяте авто­мобильләре эчәр су, кухня кирәк-яраклары, ә алар артыннан тагылмалы йөк машинасы белән кыр кухнясын китерә, шулай ук, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта халыкны өс киемнәре, резина итекләр һәм махсус чаралар белән дә тәэмин итәчәк. Маллар турында да хәстәрлек күрелә. Песиләрне хуҗалары үзләре белән алса, эре маллар прицеплы тракторларга төялеп, күрше хуҗалыкка илтелә.
Суның сыйфатын тикшерү буенча эксперт хезмәте елганың өч урыныннан анализга проба алып, җентекле тикшерү өчен лабораториягә җибәрә.
Полиция хезмәткәрләре халыкны эвакуацияләүдә ярдәм күрсәтә, ыгы-зыгы булдырмау һәм талаучылардан саклау өчен урамнарда патрульдә торалар.
Җыелганнан соң, барлык “каза күрү­челәр” мотлак теркәү үттеләр, аларга меди­цина ярдәме күрсәтелде. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә халыкны вакытлыча урнаштыру пунктлары эшли. Мәсәлән, Бельский авылына якын урнашкан Сахай авыл мәдәният йортының спорт залында (рәсемдә) вакытлыча яшәү өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Алар өчен кайнар чәй, туклану, тумба, карават, урын-ятак әйберләре әзерләнгән.
- Һәр хезмәт үз бурычларын уңышлы башкарып чыкты һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракка әзерлеген, техникага идарә итү, корылмалар белән файдалану тәҗрибәләрен күрсәтте, - ди Русия Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының БР буенча Баш идарәлек начальнигы Марат Латыйпов.
- Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракка акча һәм көчләр җитәрлек, ташкын нәтиҗәләрен бетерү өчен эшләр алып барыла, су объектларының техник корылмаларына тикшерү үткәрелде, киң мәгълүмат чараларында бу тема яктыртыла, авыл Советларында старосталар һәм җаваплы кешеләр билгеләнде, - диде үз чыгышында районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов.
- Фаразлануынча, агымдагы елда ташкын башка елларга караганда көчле булмаячак, чөнки кыш кар күп яумады. Һава торышы нинди булуга карамастан, без барсына да әзер, - ди районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе В.И. Волик.
Үткәрелгән күнекмәләрдә биредә яшәүче халык та коткаручыларга теләп ярдәм күрсәтә. “Сакланганны Ходай саклар” дигән әйтем алар өчен тормыш кагыйдәсе.
Марсель РӘШИТОВ.
Читайте нас: