Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 апрель 2018, 11:39

Фәрит Гомәров: Бергәләшеп – янгынга каршы!

Ел башыннан республикада 812 янгын теркәлде, анда 69 кеше һәлак булды, 64е җәрәхәтләнде. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткечнең артуы күзәтелә. Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Ф.Р.Гомәров янгыннарның төп сәбәпләре һәм аларны кисәтүче чаралар турында сөйләде.

- Фәрит Риф улы, Сез ничек уйлыйсыз, янгыннарның саны ни өчен арта?
- Кыш көне өстәмә җылыткыч корылмалар куллану сәбәпле, электрүт­кәргечкә көч килә. Әгәр йортыгызда яки фатирыгызда электрүткәргечләр искергән һәм аларны файдалану кагыйдәләрен үтәмисез икән, сез үзегезне куркыныч астына куясыз дигән сүз.
Еш кына янгын мичләрнең артык кызуы, кирпеч мичләрләрнең ярылуы, аннан ут чаткылары чыгуы, янган мичне караучысыз калдыру сәбәпле килеп чыга. Мәсәлән, февраль аенда Баймак шәһә­рендә өч бала шул сәбәпле чыккан төтенгә “исергән”, берсен коткарып кала алмаганнар...
Янгыннарның дүрттән бер өлеше ут белән саксыз файдалану нәтиҗәсендә чыга. Бу сәбәп буенча янгында һәлак бул­ган 37 кеше эчкән килеш тәмәке тартканда үлемгә дучар булган. Шундый сәбәпләр аркасында янгыннар арта да инде. Аңа без үзебез, янгыннарны профилактикалау буенча инспекторлар, киң мәгълүмат чаралары һәм дәүләт органнары вәкилләре белән берлектә генә каршы тора алабыз. Хәзерге вакытта республикада шул максатны күз уңында тот­кан “Бергәләшеп – янгынга каршы!” акциясе үткәрелә.
- Янгыннарны профилактикалау буенча гәзит укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Мич белән җылытылучы йорт хуҗалары мичнең һәм төтен юлларының төзеклеген тикшерсен, ремонтласын, корымын чистартсын, ярылган урыннарын балчык һәм ком кушалган измә белән сыласын иде. Мунчадагы һәм дача йортындагы мичләрдә дә шул ук эшләрне башкарырга кирәк. Ел башыннан 167 мунча янды, бакча йортларында да ике тапкырга диярлек күбрәк янгын чыкты.
“Ашалган” яки искергән электрүт­кәргечләрне, кабельләрне, розетканы һәм җитешсезлекләре булган башка электр корылмаларын файдаланырга, шулай ук электр челтәренә көч китерергә, бер үк вакытта берничә куәтле электр приборларын кабызырга, вакытлыча электр корылмасын файдаланырга ярамый. Фәкать заводта җитештерелгән электр приборларын гына кулланырга кирәк. Җылытучы электр корылмаларын пәрдә, йорт җиһазлары һәм тиз ут кабучан әйберләр янына куярга, аларны караучысыз калдырырга да һич ярамый. Бу гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә, йортыгызны яки фатирыгызны да янгыннан саклый алачаксыз.
- Хәзер янгын турында хәбәр итүче җайланмалар куйдыру турында еш ишетергә туры килә. Ул янгыннан ничек саклый ала?
- Янгын турында хәбәр итүче җай­ланма янгын чыгуы турында кисәтә. Сизгер элементлар ярдәмендә бу җайланма төтенгә каршы җавап итеп тавыш бирә. Әгәр янгын турында хәбәр итүче җай­ланмалар урнаштырылган булса, яңарак Баймак шәһәрендә һәм Борай районында фаҗигаләр булмас иде.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәми­товның боерыгына ярашлы, аз тәэмин ителгән, күпбалалы һәм социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар бушлай куелырга тиеш. Моның өчен республика бюджетыннан тиешенчә акча бүленде. 2016 елдан башлап 39 меңнән артык шундый җайланма куелды. Моңардан тыш, 2018 елдан башлап балалары туган гаиләләр дә бу җайланма белән бушлай тәэмин ителә. Агымдагы ел азагына бу гаиләләрдә 50 меңнән артык җайланма куелачак.
Балалары һәм үзләренең хәвефсезлеге турында кайгырткан гаиләләр янгын турында хәбәр итүче җайланма сатып алып, үзләре дә куя ала. Нефтекамск һәм Уфа шәһәрләрендә, Әбҗәлили һәм Мәләвез районнарында чыккан янгында 12 баланың коткарып калынуы бу профилактик чараның нәтиҗәлеге турында сөйли.
Туган көнгә яки башка бәйрәмнәргә бер-беребезгә нәрсә бүләк итәргә дип баш ватканчы, янгын турында хәбәр итүче җайланма бирсәк, яхшырак булыр. Кадерле кешеләребез - әти-әниләргә, якыннарга һәм дусларга бу минисирена бүләк итеп, аларны сөендерә алабыз. Кыйбатлы бүләк булмаса да (300 сумнан башлап), якын кешеләребезнең гомерен саклап һәм коткарып калырга ярдәм итәчәк.
Тәлгать Фәритов язып алды.
Читайте нас: