Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 апрель 2018, 11:45

Балалар иминлеге - беренче планда

С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбенең комплекслы хәвефсезлек концепциясенә ярашлы, мәктәп хакимияте эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – мәгариф учреждениесен террорлыктан һәм җинаятьчелектән саклау, балаларның иминлеген тәэмин итү.

“Терроризмга каршы эш итү турында”гы Федераль законны тормышка ашыру йөзеннән, 2013 елда мәктәп билә­мәсендә хәбәр итү җайланмасы, 2015 елда видеокүзәтү урнаштырылды.
Бинаны һәм милекне ышанычлы саклау, мәгариф учреждениесендә хәвефсез эш тәэмин итү максатында 2016 елның сентябрендә мәктәпкә шәхесне раслаучы таныклык – журналда теркәлгән паспорт белән генә керергә мөмкин. 2017 елның ноябреннән мәктәптә “СКУД” (күзәтү һәм идарә итү системасы) эшли. Укучылар һәм хезмәткәрләр мәктәпкә магнитлы карта буенча гына керә, шул ук вакытта кемнең кайчан керүе һәм чыгуы күренә.
Укучылар дәрес вакытында сыйныф җитәкчесе яки дежур администраторның рөхсәтеннән башка мәктәптән чыгып китә алмый.
Мәгариф учреждениесе вахтадагы ведомстводан тыш сак хезмәте, укытучылар һәм директор кабинетына чакыру төймәсе белән тәэмин ителгән. Янгынга каршы сигнализация системасы төтен чыккан очракта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итәргә булышлык итәчәк.
Подвалга 2018 елның гыйнварында ныклы ишекләр куелды.
С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбенең Карлыман авылындагы филиалында да биләмә яктыртыла, шундый ук хәбәр итү җайланмасы, янгынга каршы сигнализация урнаштырылды, бинага керүче төп агач ишек ныклы ишеккә алмаштырылды, чакыру төймәләре куелды.
Шулай итеп, безнең мәктәптә уку­чыларның һәм хезмәткәрләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен хәвефсез шартлар булдыру, мәктәпнең матди кыйммәтләрен бәхетсез очраклардан, янгын, авария һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча зур эш алып барыла. Укытучылар кол­лективы дәресләрдә һәм аннан тыш ча­раларда һәр баланың хәвефсезлеге өчен зур җаваплылык тоя.
Роберт Пулатов, хәвефсезлек буенча директор урынбасары.
Читайте нас: