Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 апрель 2018, 13:57

Хәвефсезлек мәсьәләсе

Район Мәдәният сараеның кече залында районның бакча ширкатьләре биләмәсендә янгын хәвефсезлеге тәэмин итү мәсьәләсе буенча бакчачыларның очрашуы үткәрелде.

Яз башлану белән дача хуҗалары ки­­лә, кайберләре хәтта шау-шулы шә­һәрдән качып җәй буена шунда ята. Бу чорда чүп-чар һәм кипкән яфракларны җыю буенча актив эшләр башлана. Бу очрашу җәйге ялыбыз фаҗигага әйләнмәсен өчен янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау максатыннан үткәрелде дә инде.
Бакчачыларның сорауларына янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Р.М.Хисмәтуллин, 81нче янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов, район бакчачылары берлеге рәисе А.Х.Сәгать­динов җавап бирде.
Бертавыштан дача йортлары, яр­дәмчел хуҗалык биналары биләмәләрен һәм юлларны чүп-чарлардан һәм көнкүреш калдыкларыннан чистартып торырга, янгыннарны булдырмас өчен каралтылар арасында урын калдырырга, анда яшәүче һәр кешенең ихатасында мичкә белән су, чиләкләр, көрәк һәм багорлар торырга тиеш, дигән карарга килделәр.
Районның махсус хезмәт җитәкчеләре ачык ут кулланмаска, учак якмаска, ягулык калдыкларыннан өемнәр ясамаска, газ һәм башка тиз ут кабынучан сыекчалар белән мичкәләр һәм баллоннар сакламаска, тәмәке тартканда саклык ка­гыйдәләрен үтәргә куштылар.
Шулай ук бинаны җылыту корылмаларын, электр челтәрләрен һәм электр приборларын дөрес файдалану буенча җентекле инструктаж үткәрелде.
Марсель ИШМОРАТОВ.
Читайте нас: