Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Мондый хәвефле бәхетсезлек очраклар еш кына кешеләрнең битарафлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә җәйге чорда арта. Хуҗалык объектларында яисә учреждение биләмәләрендә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары еш күзәтелә.
Янгын күзәтчелеге бүлеге янгын чыгу очракларын кисәтү өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итә: ут белән эш итү кагыйдәләрен бозуның һәр очрагын җентекләп тикшерергә һәм гаепле шәхесләргә карата тиешле чаралар күрергә, ирекле янгын сүндерү командаларының янгын чыгуга каршы көрәш сәләтлеген көчәйтергә, янгын сүндерү өчен җитәрлек күләмдә су запасы булдырырга, буа буарга һәм табигый су чыганакларына керү юлларын ачарга (төзекләндерергә), торак өйләр, йорт алды каралтылары һәм маллар асрала торган урыннарда чүп-чар яндыруны тыярга.
Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп - балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч ул зур хәвеф чыганагына әверелә.
Балаларның ял вакыты хәвефсез үтсен өчен хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан хәстәрлек күрелергә тиеш. Һәр авылда балаларга ял вакытларын файдалы үткәрү өчен мәйданчык булдыру мәсьәләсен хәл итүне кайгыртсыннар иде. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеген һәм шырпыны теләсә кайда ташламагыз. Чардакларда һәм базларда, башка янгын чыгу куркынычы булган урыннарда ачык ут белән файдаланмагыз.
Газ исе чыкканда бинада шырпы кабызу, тәмәке тарту, электр приборлары белән файдалану катгый тыела. Йорт хуҗабикәләре, өйдән чыгып киткәндә электр приборларын, газ плитәсен сүндерергә онытмагыз!
Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерү командасын чакырырга кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк кешеләрне һәм әйберләрне эвакуацияләү хәстәрен күрү, янгын сүндерү командалары килеп җиткәнче, кул астында булган беренче чараларны кулланып янгынны сүндерә башлау мөһим.
Рәис Хисмәтуллин, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.