Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 сентябрь 2018, 12:14

Гомернең кадерен белик

Агымдагы елда районда 34 янгын очрагы теркәлде. Анда дүрт кеше һәлак булды. Бу фаҗигаләр Олыкүл, Илтирәк, Үрге Төкен, Бишаул-Уңгар авылларында теркәлде. Барлык очракта да диярлек янгын чыккан йортларның хуҗалары - өлкән яшьтәге яки эчкән килеш сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән кешеләр. Әгәр алдан ук йортларда яки фатирларда янгын турында хәбәр итү җайланмасы куелган булса, бу фаҗигаләрне булдырмаска мөмкин иде.

- Бүгенге көндә бу җай­ланма кешеләрнең янгында һәлак булуын кисәтү буенча иң нәтиҗәле чара булып тора. Чөнки янгын турында хәбәр итү җайланмасының көчле тавышы йоклап киткән кешене уятырга сәләтле. Бу корылма төтенгә һәм парга тиз тәэсир итә, димәк, янгынны башлангыч чорында ук сүндерергә мөмкин. Утның төтене өскә күтәрелә һәм түшәмдә җыелып тора, аннан аска төшә. Шуның өчен дә бу җайланманы түшәмгә урнаштыру яхшырак, аны үзең дә куярга мөмкин, - ди районның 81нче санлы янгын часте начальнигы Илдус Фаил улы Хәмитов.
Кызганычка каршы, Русия Гадәттән тыш хәлләр ми­нистрлыгының Башкортстан Республикасы буенча төп идарәлегенә әледән-әле республика халкы шалтыратып, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре киемендәге кешеләр йорт буйлап йөрүләре һәм 10 кв. метр торак мәйданына 1 янгын турында хәбәр итүче җайланма исәбеннән корылма сатып алырга тәкъдим итүләре турында хәбәр итәләр. Мондый ялган “инспекторлар”да бу корылманың хакы 3 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җитә. Ә махсус кибетләрдә бу корыл­маның хакы нибары 300 сумнан башлана.
Русия Гадәттән тыш хәл­ләр министр­лыгының Башкортстан Республикасы буенча төп идарәлеге белдерүенчә, сезгә мондый кешеләр килеп, үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дип таныштыра икән, алардан хезмәт таныклыкларын күр­сәтүләрен сорагыз. Уяу булыгыз, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәт­кәрләре коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнми, алар махсус киемдә һәм аларның хезмәт кенәгәләре бар. Йортка яки фатирга алар сезнең ризалык белән генә керә ала.
Гамәлдәге закончалыкка ярашлы, гражданнар үзлә­ренең торакларына янгын турында хәбәр итүче җайлан­маны үз теләкләре белән генә куйдыра ала. Бу корылма сатуда ирекле һәм аны урнаштыруда махсус тәҗрибә кирәкми. Дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары аны күпбалалы, шулай ук авыр тормыш хә­лендә калган гаиләләргә бушлай урнаштыра. Бүгенге көндә районда шундый 632 җай­ланма куелган.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: