Үзән
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 октябрь 2018, 12:12

Янгын беркемне дә аямый

Район хакимиятенең кече залында авыл биләмәләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашлыгында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы үткәрелде.

Беркемгә дә сер түгел, янгыннар күп очракта кешеләрнең утка гамьсез каравыннан килеп чыга. Көндәлек тормышта янгын чыгуның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, янгын хәвеф­сезлеге кагыйдәләрен белмәү яисә үтәмәү, электр һәм җылыту җиһаз­ларыннан дөрес файдаланмау. 81нче янгын часте начальнигы Илдус Хәмитов райондагы янгын хезмәтенең көзге-кышкы чорга әзерлеге һәм су белән тәэмин итү торышы турында сөйләде.
БР Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Евгений Рыжи­ковның чыгышы янгын хәвефсез­леген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.
- Бүгенге көндә янгыннарның саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 47 очрактан 38гә кадәр кимеде. Шул ук вакытта каза күрүчеләрнең саны артты: узган елда - 3, агымдагы елда 5 кеше янгында һәлак булды. Халык арасында профилактик аңлату эшләрен дәвам итәргә кирәк, - диде Евгений Вячеславович.
Утырыш барышында җитәкчеләргә халык күп җыелган урыннарга аеруча игътибар бирергә кушылды. Барлык гражданнар да янгынның нинди куркыныч булуын аңласыннар һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәсеннәр, дип белдерде белгечләр.
Суыклар башлану белән электр корылмаларын дөрес файдаланмау аркасында янгын чыгу куркынычы арта. Шул сәбәпле электр челтәрендә киеренкелек арта, кыска ялганыш барлыкка килә. Нәтиҗә буларак, электр үткәргечләр, розетка, сүндергечләрнең төзеклеген әледән-әле тикшереп торырга кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш хезмәткәрләре гражданнарны хәвефсезлек таләпләрен үтәргә чакыралар һәм янгынга каршы нормалар үтәлмәгән өчен Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.4 статьясына ярашлы, аерым кешеләргә 2 мең сумнан 3 мең сумга, югары вазыйфадагы шәхесләргә - 6 мең сумнан 15 мең сумга, юридик берәмлекләргә 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф каралуы турында искәртә.
Ринат Әбделманов.
Читайте нас: