Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 февраль 2019, 12:13

Янгыннан чыгып котылганнар

Үткән сишәмбе көнне төнге 2нче яртылар тирәсендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча баш идарәлегенә Иске Бәбеч авылында агач йорт януы турында хәбәр килә. Фаҗига урынына 81нче янгын часте җибәрелә, шулай ук Иске Бәбеч авыл Советының ирекле янгын сүндерүчеләре дә килеп җитә.

Үткән сишәмбе көнне төнге 2нче яртылар тирәсендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча баш идарәлегенә Иске Бәбеч авылында агач йорт януы турында хәбәр килә. Фаҗига урынына 81нче янгын часте җибәрелә, шулай ук Иске Бәбеч авыл Советының ирекле янгын сүндерүчеләре дә килеп җитә.

Бу йортта күкрәк баласы булган яшь гаилә яшәгән. Йортта янгын турында хәбәр итүче җайланма куелган булган, ул вакытында хәбәр биргән һәм ана баласын одеалга төреп, ут ялмап алган йорттан ишегалды аша чыгып өлгергән. Янгын нәтиҗәсендә йорт шактый зыян күргән, медицина ярдәме күрсәтү өчен тәннәре пешкән хатын дәваханәгә озатыла. Бала зыян күрмәгән, әлеге вакытта ул нәнәсенең карамагында.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының баш идарәлеге хезмәткәрләре халыкка йортларын янгын турында хәбәр итүче җайланма куйдырырга куша. Кыйммәт булмаган бу корылма куркыныч фаҗигадән бик күп гомерләрне коткарып калды.

Илдус Хәмитов, 81нче янгын часте начальнигы.


Белешмә өчен:

Автономлы янгын турында кисәтү җайланма­­­сы тө­­тен чыгуга эшләп китә – яктылыклы тревога сигналы кабына. Ул түшәмгә беркетелә һәм аз гына төтенгә дә тәэсир итә.

Аны махсус оешмада хезмәтләндерү таләп ителми, аны теләсә-кайсы кибеттә сатып алырга һәм үзеңә дә куярга мөмкин. Янгын чыгу куркынычын алдан кисәтү, аның таралуына юл куймау, йортларда, фатирларда яшәүчеләрне ис­кәртү, шулай ук яна торган биналардан кешеләрне чыгаруны вакытында оештыру өчен менә шундый янгын турында кисәтү җайлан­малары ярдәмгә килә дә инде. Ут чыгу турында хәбәр бирүче җиһазлар электр челтәренә тоташтырылмаган, ә аларның батарея корылмасы бер елга кадәр җитә. Кечкенә генә ут чыгу кү­зәтелгән очракта да, алар, күңелгә ятышсыз яңгыравык тавыш чыгарып, ә ул дөньясын онытып йоклаган кешене дә уятачак, шунда ук хәрәкәткә килә. Инструкциягә ярашлы, хәбәр итүче оптик-электрон датчиклы камераның әледән-әле тузанын сөртеп торырга кирәк.

Янгын турында кисәтүче җайланма сезне һәм якыннарыгызны бәла-казадан коткарып калачак. Аның хакы да кыйммәт түгел - якынча 250 сумнан 900 сумга кадәр.


Читайте нас: