Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 сентябрь 2019, 11:34

Янгыннарны ничек булдырмаска?

Статистикадан күренүенчә, ел башыннан республикада 8626 янгын теркәлде, анда 184 кеше һәлак булды, аның 7се - балалар. Кырмыскалы районында 140 янгын чыкты, анда 2 кеше һәлак булды, алар арасында балалар юк. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, янгыннарның саны артмаган. Ничек аяныч яңгырамасын, барлык янгыннарда да “кешелек факторы” гаепле. Аның төп сәбәбе – янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлмәве.

Статистикадан күренүенчә, ел башыннан республикада 8626 янгын теркәлде, анда 184 кеше һәлак булды, аның 7се - балалар. Кырмыскалы районында 140 янгын чыкты, анда 2 кеше һәлак булды, алар арасында балалар юк. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, янгыннарның саны артмаган. Ничек аяныч яңгырамасын, барлык янгыннарда да “кешелек факторы” гаепле. Аның төп сәбәбе – янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлмәве.

Гомерләр өзелде

Шулай, агымдагы елның 17 мартында Яңа Кыешкы авылындагы агач йортта янгын чыгып, бер кеше һәлак була. Моның сәбәбе – электр челтәрен саклаучы аппаратны дөрес сайламау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу. Ә 1 гыйнварда Кырмыскалы авылында гаражда мич якканда саксызлык кагыйдә­лә­рен үтәмәве аркасында, В.ның тәннәре һәм тын юлларын пешә. Кызганычка каршы, аны коткару мөмкин булмый.

Кагыйдәләрне үтәгез!

Югарыда әйтелүенчә, янгын­нар­ның күбесе янгын хәвеф­сезлеге кагыйдәләрен бозу – дөрес үткәрелмәгән электр чыбыгы, тиешсез урында һәм исерек килеш тәмәке тарту, электр приборлары, ягулык-майлау материаллары, газ белән саксыз эш итү, игътибарсызлык, балалар­ның шаяруы аркасында килеп чыга. Шуның өчен дә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен искә төшереп үтәм. Төзек булмаган, шулай ук файдалану инструкциясе таләпләренә җавап бир­мәгән электр приборларын кулланырга ярамый. Ут кабызгычлар, розеткалар, патроннар төзек булмаса, аларны файдалану да тыела. Куәтле берничә электр приборын бер розеткага тоташтыру да ут китереп чыгарырга мөмкин. Өйдән чыгып киткәндә барлык җылыткыч электр при­борларының сүндерелгән булуын тикшерегез.

Шырпыларны балаларның буе җитмәгән урынга куегыз. Газ корылмаларының төзеклеген әледән-әле тикшереп торыгыз. Фатирда (йортта) газ исен сизү белән ишек һәм тәрәзәләрне ачып җилләтегез. Шырпы (зажигалка) һәм электр приборларын кабызмагыз. Газ чыгуын сизү белән “104” номеры буенча авария хезмәтенә шалтыратыгыз.

Янгын турында хәбәр итүче корылма

Янгын турында хәбәр итүче җайланма – иң нәтиҗәле корыл­ма­ларның берсе. Ул электр челтәренә тоташтырылмаган, ә батареясе бер елга кадәр җитә. Кечкенә генә ут чыгу күзәтелгән очракта да, алар, күңелгә ятышсыз яңгыравык тавыш чыгарып, дөньясын онытып йоклаган кешене дә уята, шунда ук хәрәкәткә килә.

Соңгы өч елдагы мәгълү­матлар буенча, республикада янгын турында хәбәр итүче корылма 285 кешенең гомерен коткарган, шуларның 126сы балалар. Мондый корылма электр җиһаз­лары һәм махсус кибетләрдә сатыла. Республикада сабыйлары туган гаилә янгын турында хәбәр итүче корылма белән бушлай тәэмин ителә.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдә­ләрен төгәл үтәү бәла-казаны булдырмаска, мал-мөлкәтегезне сакларга, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга мөмкинлек бирер.

Тәлгать Нәгыймов, БР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәге начальнигы.

Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: