Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 декабрь 2019, 11:50

Яңа елга шәп бүләк

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты “Янгын турында кисәтү җайланмасы – иң яхшы Яңа ел бүләге” акциясе үткәрә.

Мондый җайланмалар ярдәмендә соңгы өч елда 336 кешенең, шул исәптән 131 баланың гомере коткарып калынды. Агымдагы ел башыннан районда 1014 янгын турында кисәтү җайланмасы урнаштырылды. Шулай, 2019 елның 19 февралендә мондый җайланма Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылында яшәүче яшь гаиләне саклап калды – төнлә бер яшьлек бала һәм аның әнисе җайланманың тавышына уянып, янган йортан чыгып өлгерде. Шулай ук 12 мартта Түбәнге Акбаш авылында мичне иртә томалау сәбәпле, йортка төтен тула һәм җайланма эшли башлый. Шул сәбәпле 6 кеше, шул исәптән 4 бала исән кала.
Бүгенге көндә Кырмыскалы районында 183 янгын очрагы теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган. Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда, быел янгыннар саны күбрәк.
Мондый җайланма һәр йортта булырга тиеш. Аз тәэмин ителгән күпбалалы, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә алар бушлай куела. 2018 елда һәм аннан соң балалары туган гаиләләр, шулай ук 55 яшьтән өлкән булган ялгыз яшәүче кешеләр дә мондый хокукка ия. Калганнар бу җайланманы үзләре сатып алсын иде, аның хакы әллә ни кыйбат түгел – 250 сумнан башлана.
Янгын турында кисәтү җайланмасы куйдыру өчен заявканы гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында (“Гражданнар мөрәҗәгате” бүлеге) калдырырга мөмкин. Шулай ук янгыннарны профилактикалау хезмәте үзәгенә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00га кадәр түбәндәге телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була: 8(347) 218-16-30.
Тәлгать Нәгыймов, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методика үзәге начальнигы.
Читайте нас: