Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 декабрь 2019, 18:40

Иң мөһиме – хәвефсезлек

Муниципаль район хакимиятенең зур залында яңа ел бәйрәмнәре чорында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча террорга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Муниципалитет башлыгы А.Ф.Сабиров җитәкчелегендәге комиссия эшендә аңың урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, мәгариф һәм мәдәният, тормыш хщвефсезлеген тәэмин итү өлкәсе җитәкчеләре, хатын-кызлар һәм ветераннар советлары рәисләре һәм башкалар катнашты.
Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу белән җәмәгать хәвефсезлеге һәм террористик актларны кисәтү, шулай ук янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсе тагын да актуальләшә. Бәйрәмнәргә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында районда җәмәгать хәвефсезлеген көчәйтү һәм террористик актларны, янгыннарны кисәтү буенча башкарылган эш турында Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы урынбасары И.Бәдретдинов, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре начальниклары Г.Исәнбаева һәм В.Мөхәммәдиева, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча районара бүлеге дознавателе А.Абдрахимов, район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече В.Федоров чыгыш ясадылар.
Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Наил кызы Макеева билгеләвенчә, бу чорда төп бурычларның берсе – балаларның иминлеген тәэмин итү. Әлбәттә, бу юнәлештә зур эш башкарыла. Бәйрәм чорында имин булмаган гаиләләрне аерым күзәтү астына алачаклар. Шулай ук, узган елдагыча, кышкы каникуллар чорында Ибраһим авылында лагерь эшләячәк. Анда имин булмаган гаиләләрдән 60тан артык бала ял итәчәк.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: