Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 декабрь 2019, 13:00

Республикада яңа туган сабыйлар өчен бүләк җыелмасына янгынны кисәтү корылмасы кертелде

Башкортстанда 2020 елның 1 мартыннан яңа туган сабыйлар өчен бүләк җыелмасына янгынны кисәтү приборы кертелә, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.

Тәүдә бу приборлар аз тәэмин ителгән ишле, шулай ук баласы булган һәм социаль хәвефле хәлдә дип билгеләнгән гаиләләргә бушлай бирелә иде. Киләсе елның өченче кварталыннан бу королмалар яңа туган сабыйлар өчен бүләк җыелмасы белән бергә тапшырыла. Унбер меңнән артык кеше янгынны кисәтү корылмасын алган да инде.
Бүгеншә республикада бюджет акчасы исәбенә 120 меңнән артык янгынны кисәтү корылмасы куелган. Алар ярдәмендә янгын вакытында 336 кешенең гомере коткарып калынган, шуларның 131е – балалар.
Читайте нас: