Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 гыйнвар 2020, 11:30

Кунакханәдә биш кеше һәлак булган

20 гыйнвар төнендә Пермь шәһәренең Совет Армиясе урамында урнашкан «Карамель» шәхси кунакханәсендә коммуналь авария булган.

Әлеге кунакханә йортның подвал өлешендә урнашкан була. Подвалдагы җылыту торбасы шартлау сәбәпле, 80 градуска җиткән кайнар су, кунакханә эченә тула башлый. Кунакханәнең икенче чыгу юлы да, тәрәзәләре дә булмый. Авария вакытында кайнар су кешеләрнең өстенә аккан, берничек тә качып котылу мөмкинлеге булмаган. Нәтиҗәдә биш кеше тереләй кайнап торган суга пешеп үлгән. Кунакханәдәге өч кеше үзләре чыгып китә алган. Шуңа карамастан, төрле тән җәрәхәте алу сәбәпле, алар хастаханәгә озатылган.
Әлеге кунакханәдә өч ай элек, шушы ук кайнар су торбасы шартлаган булган. Бәхеткә ул вакытта, кунакханәдә бер кеше дә булмаган.
Хәзерге вакытта кунакханәдә яшәүчеләрнең үлем факты буенча, «кулланучыларның тормыш куркынычсызлыгы һәм сәламәтлегенә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча, җинаять эше кузгатылган. Авариянең сәбәбе идарәче компаниянең начар эшләве белән аңлатыла.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: rbk.ru
Фото: rbk.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Kunakhan-d-bish-keshe--lak-bulgan-84960/
Читайте нас: