Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 март 2020, 19:05

Сингапур студентын нигә тукмаганнар?

Лондонның халык күп йөри торган зур урамында чыгышы белән Сингапурдан булган студент егетне тукмаганнар.

Эш болай булган: 23 яшьлек Джонатан Мок урам буйлап китеп барган. Һәм кемнеңдер коронавирус турында нәрсәдер әйткәнен ишетеп калган. Джонатан шул кешегә әйләнеп карагач, тегесе: “Миңа карап торма!” дип кычкырган. Шуннан соң бер төркем егетләр һәм кызлар студентны битенә суккалый-суккалый, тукмый башлаганнар.
Бу тукмау эзсез үтмәгән. Мокның күзен имгәткәннәр. “Хәзер күземә операция таләп ителә инде”, - дип сөйләгән Мок үзе социаль челтәрдәге битендә.
Фото: Lenta.ru
Чыганак:Lenta.ru

Автор : Таҗиева Руфина

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Singapur-studentin-nig-tukmagannar-149177/

Читайте нас: