Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 декабрь 2020, 11:44

Пиротехника белән сак булыйк!

Яңа ел бәйрәмнәре дә якынлашып килә. Бу көтеп алынган бәйрәмне барыбызның да матур, истәлекле итеп үткәрәсе килә. Моннан берничә генә ел элек яңа ел бәйрәмнәре вакытында яңа ел чыршысын, бүлмәләрне бизәр өчен уз кулларыбыз белән гади ак һәм төсле кәгазьләрдән ясалган бизәкләр, уенчыклар, бәйрәм итү чаралары вакытында бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти сибүче шартлаткычлар куллансак, ә хәзер алар урынына алмашка яңа утлы иллюминация бизәкләре, төрле төсле яктырткычлар, синтетик тиз янып китүчән бизәү элементлары килде.

Бу эшләнмәләр бик матур күренеш тудырса да, безгә аның хәвефле булуы турында да онытмаска кирәк. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, аеруча пиротехника, электр, яктырткыч бизәлеш эшләнмәләре белән сак булыгыз. Статистикадан күренүенчә, бу чорда аеруча, янгын очраклары ут белән саксыз эш итү, электр приборлары төзексезлеге һәм гади генә янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлмәвеннән килеп чыга. Куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:
* Пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсус кибетләрдән, махсус бүлекләрдән генә сатып алырга.
* Сатып алган очракта пиротехник эшләнмәнең хәвефсезлек һәм сыйфат сертификатын, рус телендәге куллану инструкциясен сорарга һәм саклану срогын карарга.
* Срогы чыккан пиротехник эшләнмәләрне куллану катгый тыела.
* 16 яше тулмаган балаларга бу төр товарларны сату катгый тыела.
* Пиротехниканы бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, тәмәке кабызырга ярамый.
* Кабызылган петардаларны кешеләр, җәнлекләр ягына ыргытмаска.
* Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыту батареяларына куеп киптерергә һич кенә дә ярамый.
* Сатып алынган фейерверкларны үзенең оригинал савытында, коры, температурасы +30 градустан артмаган, янып китүчән матдәләрдән, предметлардан, җылылык приборларыннан читтә, балалар кулы җитмәгән җирдә саклау зарур.
* Юешләнгән, савыты бозылган фейрверкларны киптереп яңадан куллану, машина салонында, кесәләрдә, саклау катгый тыела.
А.Абдрахимов, Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлегенең сорау алучысы, эчке хезмәт лейтенанты.
Читайте нас: