Кырмыскалы авылында мунча яна, дигән хәбәр килү белән 81нче янгын частенең янгын сүндерүчеләре тиешле урынга барып та җиттеләр. Янгын тиз арада сүндерелде. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Иске Муса авылындагы агач йортта да янгын чыга.
- Янгын электр корылмаларын техник файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Ул вакытта йорт эчендә берсе дә булмаган. Хатыны – эштә, балалары мәктәптә, ә йорт хуҗасы ихатада хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган, - ди 81нче янгын часте начальнигы Илдус Хәмитов.
Агач йортны тулысынча янгын телләре ялмап алган була. Иске Муса һәм Бозаяз авыл биләмәләренең ирекле янгын дружиналары һәм 81нче янгын частенең көче белән ике сәгать эчендә янгын сүндерелә. Ә аның нәтиҗәләрен бетерү кичке сәгать җидегә кадәр дәвам итә. Кызганычка каршы, йортта янгын турында кисәтү корылмасы урнаштырылмаган. Әгәр ул булган булса, йорт хуҗасы үз көче белән аны сүндерә яки янгын сүндерүчеләрне чакыра алыр иде. Бу корылма янгын көчәйгәнче үк, төтен чыга башлау белән тавыш чыгара башлый.
Әлеге гади һәм арзанлы җайланманың эшли башлавы аркасында узган дүрт елда республикада 501 кешенең, шул исәптән 205 баланың гомере коткарылды. Иске Бәбеч авылындагы яшь гаилә янгын турында автоном җайланманың көчле тавышы аркасында, янган йорттан вакытында чыгып котылып калалар.
Хәтерегезгә төшерәбез, янгын төнлә чыга һәм тиз вакыт эчендә агач йортны тулысынча ялмап та ала. Янгын турында хәбәр итүче корылма тавыш бирү башлау белән хатын бәләкәй баласын одеялга төрә дә янган ишегалды аша йорттан чыгып кача.
Янгын нәтиҗәсендә йортның шактый өлеше каза күрә. Тәннәре пешкән хатынны дәваханәгә озаталар. Бәхеткә, бер яшьлек сабыена бернәрсә дә булмый. Әгәр хатын корылманың тавышыннан уянмаган булса, нәтиҗәсе аяныч тәмамланыр иде. Чөнки, янгыннарда кешеләр, нигездә, газ һәм янган искә агуланып үлә. Шуның өчен дә, кадерле кырмыскалылар, янгын турында хәбәр итүче корылмаларны куйдырыгыз.
Янгын вакытында төтен өскә күтәрелә, түшәмдә туплана, ә аннары аска төшә. Шуңа күрә янгын га каршы җайланманы түшәмгә урнаштыру нәтиҗәлерәк, өстәвенә, моны кеше үзаллы да башкарырга мөмкин. Каты йоклаган кешене утярга бер корылма кую да җитә.
Җайланма үзенә билгеле игътибар таләп итә. Елына бер тапкыр батареяләрен алмаштырырга, ярты елга бер тапкыр тузанын сөртеп алырга гына кирәк. Аның хакы, җитештерүчесенә карап, 300 сумнан 700 сумга кадәр тәшкил итә. Аның каравы, ул үзегезне дә, мал-мөлкәтегезне дә янгыннан саклап калырга ярдәм итәчәк.
Милена Фәйзуллина.