Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 март 2021, 12:57

Хәбәр итү системалары тикшерелә

Хөрмәтле райондашлар! 3 мартта урындагы вакыт белән 10.00 сәгатьтән 12.00га кадәр Башкортстан Республикасы гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасын комплекслы тикшерү үткәреләчәк.

Ул республика территориясендә булган барлык электр сиреналарын, тавыш көчәйткечләрне кабызып, шулай ук «Россия 1», «Россия 24», «Беренче канал», «БСТ», «Спутник ФМ», «Юлдаш», «Ашкадар» радио һәм телевизион тапшырулар каналлары буенча хәбәр итү ярдәмендә оештырыла.
Халыкка хәбәр итү система­ла­рының әзерлеген комплекслы тик­шерүләр бөтен ил буйлап үзәк­ләш­терелгән рәвештә үткәрелә. Мондый карар 2020 елның 11 ноябрендә үткәрелгән Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе чиклә­рендә кабул ителде.
Гомумрусия комплекслы тик­шерүе барышында Башкортстан Рес­публикасы территориясендә яңар­тылган региональ автоматлаштырылган үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы тикшерелә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Башкортстан Башлыгының «Башкортстан Республикасын 2024 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү­нең стратегик юнәлешләре турында» УГ-310 санлы Указы басылып чыкты, аның чикләрендә республика муниципаль берәмлекләренең барысында да яңартылган санлы хәбәр итү системасын кертү бурычы куелган.
Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә Башкортстан Республикасының барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында идарәнең 63 муниципаль пункты һәм идарәнең 2 республика пункты яңартылды, 464 электросирена, 147 сирена-сөйләм (кычкырып әйтү) хәбәр итү ноктасы, 84 хәбәр итү сигналы кабул итү бүлмәсе, 39 радио тапшыру ноктасы, 4 телевидение тапшыруларын яңадан алу ноктасы куелды.
Электр сигналлары 3 минутка кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, кәрәзле элемтә операторларын һәм “ОКСИОН” халыкка мәгълүмат җиткерүнең һәм хәбәр итүнең гомумрусия комплекслы системасы элементларын куллану планлаштырыла.
Гадәттән тыш хәл булган очракта, “Барыгызга да игътибар!” сигналы электр сиреналары, тавыш көчәйт­кечләр һәм сәнәгать предпри­ятиеләре гудоклары белән 3 минут дәвамлылыгы, аннан соң телевизион һәм радиотапшырулар ярдәмендә сөйләм хәбәр итү белән биреләчәк.
Сиреналар тавышыннан соң тәртипне һәм тынычлыкны саклауны сорыйбыз!
Мария Иванова.
Читайте нас: