Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 март 2021, 10:05

Язгы ташкынга әзерлек башланды

Һәр яз безне ташкын кебек хәвефле табигать күренеше көтә. Шуңа күрә, тиешле хезмәтләр аңа әзер торырга тиеш, чөнки язгы ташуга каршы чараларны вакытында башкару аның начар йогынтысын сизелерлек киметергә булышлык итә.

Язгы ташуны авариясез үткәрүгә әзерлек чикләрендә, район биләмәсендә су үткәрү торбаларын һәм күперләрне кардан, боздан һәм чүп-чардан чистарту буенча эшләр башкарылды, ә авыл биләмәләрендәге гибротехник корылмалар һәм буалар даими күзәтү астына алынды. Актив ташу чорында су баскан авылларда активистлар, шулай ук авыл биләмәләре хезмәткәрләре исәбеннән дежурлык оештырылды.
“Башкиравтодор” җәмгыятенең Кырмыскалы Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге базасында язгы ташкын чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү чараларын үткәрүгә җәлеп ителәчәк көчләрнең һәм чараларның әзерлеген тикшерү буенча ел саен үткәрелә торган смотр үткәрелде. Анда 14 оешмадан 45 кеше катнашты һәм 18 берәмлек техника тәкъдим итте. Смотр нәтиҗәләре буенча, техника һәм корылмалар барлык таләпләргә дә җавап бирә, дип билгеләнде.
- Аерым һава шартларында Өршәк һәм Агыйдел елгаларында җитди проблемалар килеп туу ихтимал. Безнең районның ун авылына су басу куркынычы яный. Бәхеткә, соңгы елларда мондый бәла безне урап үтте, ләкин бу тынычланырга сәбәп түгел. Бу мизгелдә ташкынның ничек үтүен без белә алмыйбыз. Шуңа, язгы ташуны авариясез үткәреп җибәрү өчен районның барлык көчләренә һәм хезмәтләренә теләсә-кайсы хәлгә дә әзер булырга, кирәк була калса, гадәттән тыш хәл булган урынга чыгарга әзер торырга кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы Альфир Сабиров.
Безнең районда Прибельский, Моксин, Ибраһим, Үрге Төкен, Малай, Бельский, Кояш, Сим, Иске Шәрәй һәм Кызыл яр авылларын су басу ихтималы бар. Муниципаль район хакимиятенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгеч Айдар Мөхәмәтҗанов хәбәр итүенчә, бу авыллардагы 446 йортта барлыгы 873 кеше яши. Авыл биләмәләре хезмәткәрләре йортлар буенча йөреп чыктылар һәм халыкка ташкын вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар һәм тиешле белешмәләр тараттылар, кирәк була калса, ашыгыч ярдәм хезмәтенең 2-14-86, 112 яки 2-22-12 (Бердәм дежур-диспетчер хезмәте) телефон номерларын исләренә төшерделәр.
Хәвефле хәл килеп туган очракта, халыкны эвакуацияләү өчен 7 автобус, начар юллардан үтә алырлык 1 автомобиль һәм халыкның 123 көймәсе җәлеп ителәчәк. Йортларын су баскан кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен ике пункт эшләячәк.
- Гомумән, хәзергә хәл тыныч һәм күзәтү астында тора, - дип хәбәр итте Айдар Аблулхай улы.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Фото: Pixabay.com
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/729745.
Читайте нас: