Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 апрель 2021, 16:31

Эт дусмы яки дошманмы?

Урамда бәйсез йөрегән этләрнең кешеләргә ташлану очраклары булып тора.Соңгы вакытта шундый ике очрак теркәлде. Ефремкино авылында - гәзит-журналлар, ә Прибельский авылында пенсия һәм пособиеләр таратып йөрегән хат ташучылар дүрт аяклы дусларыбыздан җитди зыян күрде. Аның берсе дәваханәгә озатылды, икенчесе әле булса больничныйда.

15 мартта хат ташучы Прибельский авылындагы бер йортка килә. Урамда пенсионерның кызы очрап, аны йортына кадәр озатып куя. Ләкин пенсия акчасын биреп, капкага таба чыгып барганда хат ташучыга бәйдән ычкынган эт ташлана. Кычкырган тавышка хуҗаның кызы йөгереп чыга, ләкин өлгерми кала – эт хат ташучының кулыннан эләктереп, тешләп тә ала. Кулы җитди җәрәхәтләнә. Аны тәүдә Прибельский участок, соңыннан Кырмыскалы район үзәк дәва­ханәсенә китерәләр.
Пенсия тарату идарәлеге начальнигы Рәзилә Алачева пенсионерларның эт­ләре хат ташучылар өчен зур проблема тудыра, дип белдерде.
- Шәхси йортларда яшәүче пенсионерларның күбесе этләрен капкага якын урында бәйләп куялар, шул сәбәпле, хат ташу­чыларга хәвеф тудыралар. Пенсияне өйләрендә алу­чылардан үтенеп сорыйбыз: пенсия акчасы китер­гән көнне этләрегезне капкадан ераграк урынга бәйләгез яки бөтенләй ябып куегыз. Һәр пенсионер нинди көнне пенсия таратылуын белеп тора, чөнки без төгәл график буенча эшлибез, - диде Рәзилә Миннулла кызы.
Этләрдән зыян күргән хат ташучылар эш вакытында җәрәхәт алды. Кырмыскалы почтамты на­­чаль­­нигы бу күңелсез хәл турында поли­циягә хәбәр итте. Тикшерү үткәреләчәк, гаеплеләр җавапка тарттырылачак.
Шуны исегездә тотсагыз иде: сезгә һәм олы яшьтәге әти-әниегезгә хат ташучылар гына түгел, ашыгыч ярдәм яки газ хезмәте кирәк булырга мөмкин. Этегез капкага якын бәйләнгән булу сәбәпле, алар өйгә керә һәм ярдәм күрсәтә алмаячак.
Ольга Кәримова.
Читайте нас: