РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге 1479нчы санлы Янгынга каршы режим кагыйдәләре белән расланган 4нче санлы кушымтасына ярашлы, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә, авылларда ачык җирдә ут куллану һәм учак яндыру тәртибе билгеләнде.
1. Тәртип авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә, авылларда ачык җирдә ут куллану һәм учак яндыру янгын хәвефсезлеге таләпләрен билгели.
2. Ачык уттан файдалану махсус тәгаенләнгән урыннарда түбәндәге таләпләрне үтәп башкарыла:
а) ачык уттан файдалану урыны казан (чокыр) рәвешендә 0,3 метрдан ким булмаган тирәнлектә, диаметры 1 метрдан артык булмаган мәйданда яки анда мичкә, мангал яисә башка тимер материалдан ясалган мәйданчыкта башкарыла.
б) ачык уттан файдалану урыны якындагы объекттан 50 метрдан, ылыслык агачлардан – 100, яфраклы агачлардан 30 метрдан ким булмаска тиеш;
в) ачык ут куллану урыны коры агачлардан, үләннәрдән, ягулык материалларыннан чистартылырга һәм 0,4 метр киңлектә янгынга каршы казып чыгарга кирәк;
г) ачык уттан файдаланучы янгын сүндерү чаралары, шулай ук янгын сагын чакыру өчен мобиль элемтә чарасы белән тәэмин ителергә тиеш;
3. Ялкын таралмый торган материалдан ясалган сыемда учак яканда тиешле ара ике тапкырга киметелергә мөмкин (2 пунктының “б” һәм “В” попунктлары). Бу очракта янгынга каршы полоса төзү таләп ителми.
4. Чүп-чар яндыру өчен файдаланылган сыемның өстен тулысынча капларлык тимер калай булырга тиеш.
5. Йорт ихатасында, шулай ук бакча биләмәсендә һәм авыл хуҗалыгы өчен тәгаенләнгән җирдә янмый торган махсус савытта азык әзерләү өчен ачык уттан файдалану һәм учак ягу биналарга һәм башка каралтыларга кадәр ара 5 метрга кадәр, ә тирә-ягын чистарту 2 метрга кадәр киметергә рөхсәт ителә.
6. Коры үлән һәм чүп-чар яндыру буенча эшне оештырганда ут чыганагы диаметрын өч метрга кадәр арттырырга мөмкин.
7. Яну учагы зонасы диаметрын арттырганда Тәртипнең 2 пункты таләпләре мотлак үтәлергә тиеш. Ачык уттан файдаланганда ким дигәндә ике кеше җәлеп ителергә, алар янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителергә һәм янгын хәвефсезлеге чаралары белән таныш булырга тиеш.
8. Ачык уттан файдаланганда ут читкә таралмасын өчен янып беткәнче кырыннан китәргә ярамый.
9. Торф туфракларында; янгынга каршы махсус режим билгеләнгәндә; якынлашып килүче хәвефле метеорологик нәтиҗәләр турында мәгълүмат килгәндә; агач астында; як-яклары тишелгән, зарарланган сыемда; җил секундына 10 метр тизлектән арткан очракта, ачык уттан файдалану катгый тыела.
10. Ачык уттан файдаланганда тиз янып китүче сыеклыклар, шартлау куркыныч булган матдәләрне һәм материалларны, шулай ук янган вакытта агулы матдәләр бүлеп чыгара торган материалларны яндырырга; янып беткәнче караучысыз калдырырга; янган учак янына тиз ут кабынып китүче материаллар куеп китәргә ярамый.
10. Ачык уттан файдаланганнан соң бу урынга туфрак яки су сибеп куярга онытмагыз.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, югарыда күрсәтелгән нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясына ярашлы, административ җаваплылык каралган.
Уяу һәм игътибарлы булыгыз, коры үлән һәм көнкүреш калдыклары яндыру кагыйдәләрен бозмагыз, бу эшләрне башкарганда хәвефсезлек чараларын үтәгез.
А.Абдрахимов, Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге дознавателе, эчке хезмәт лейтенанты.