Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хатларга күзәтү
26 декабрь 2017, 11:57

Хатлар яздым утырып...

2017 елда район гәзите редакциясенә төрле темалар һәм мәсьәләләргә кагылышлы 1000гә якын хат килде.

Шунысы куанычлы, гәзит укучы­ларының күбесе Экология елына багышланган чаралар – авылларны төзекләндерү буенча шимбә өмәләре, елга-күлләрне һәм урманнарны чистарту буенча акцияләр, әдәби очрашулар, мәктәп форумнары үткәрелүе турында сөйләделәр.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары, хезмәт алдынгылары, үрнәкле һәм күпбалалы гаиләләр, кул осталары турында да мәкаләләр бик күп булды. Гәзиттә яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча язмалар әледән-әле басылып торды. Узган еллардагы кебек, бу юнәлештә редакция белән М.Шәй­мо­ратов исемендәге хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Зәки Бикбаев актив хезмәт­тәшлек итте.
Айрат Мөхәммәтколов, Руслан Зин­нәтуллин, Айрат Касыймов, Зөлфия Кашапова һәм Елена Яппарова гәзит укучыларны - авыл хуҗалыгы, район ветеринария станциясе җитәкчеләре Галинур Кунакаев һәм Шәүкәт Кормаев ветеринария өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып тордылар.
Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рәис Хисмәтуллинның янгын хәвефсезлеге һәм ЮХХДИнең пропаганда буенча инспекторы Гөлнара Фатый­хованың юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозуларны профилактикалау буенча язмалары гәзит битләрендә әледән-әле басыла.
Зур булмаган бу язмада мәкаләләрнең тематикасын һәм аларның авторларының исемнәрен язып бетү мөмкин түгел. Без кулларына каләм алып, урыннардагы вакыйгаларны яктыртып барган, күркәм ке­ше­ләр турында сөйләгән, үткән хати­рәләре белән уртаклашкан Сахай, Прибельский, Бозаяз, Олыкүл, Ефремкино, ра­йон үзәге һәм башка авыл активистла­ры­на рәхмәтлебез. Авыл хәбәр­че­ләре ки­ләсе елда да гәзит белән актив хез­мәт­тәшлек итәр, дип ышанабыз. Чөнки бергә бул­ганда, бердәм булганда гына, гәзи­тебезне тагын да кызыклырак, эчтәлек­лерәк һәм укымлырак итә алачакбыз.
Хатлар бүлеге.
Читайте нас: