Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хатларга күзәтү
13 апрель 2018, 12:30

Юл ремонтланырмы?

Сәвәләй авыл Советының Моксин авылында яшәүче Евгений Пылаев авылдашлары исеменнән Бишаул-Уңгар авылына илтә торган юлның начар торышына канәгатьсезлек белдереп редакциягә мөрәҗәгать итте.

Аның сүзләренә караганда, кыш азагында юлга балчык китереп түккәннәр, карлар эреп бетү белән ул үтә алмаслык баткакка әйләнгән. Хәзер аннан “вездеход”сыз чыгармын димә. Авылдагы юллар да начар торышта.
Бу мәсьәләнең хәл ителү-ителмәвен белү өчен без муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабировка мөрәҗәгать иттек.
- Халыкның борчылуларын аңларга була. Яз көне район авылларын тоташтаручы күп кенә юлларның торышы сизелерлек бозыла. Кызганычка каршы, тиешенчә финанслау булмау сәбәпле, урындагы юлларга асфальт түшәүгә мөмкин түгел. Ләкин алар ремонтланып тора. Телгә алынган юлларга килгәндә, көннәр тотрыклану белән биредә тигезләү һәм тыгызлату буенча эшләр дәвам итәчәк.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: