Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хезмәт алдынгылары
25 декабрь 2018, 11:29

Яктылык бүләк итүче һөнәр иясе

Елның иң кыска көнендә, 22 декабрьдә, энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Алик Мадьяров “Кармаскалинсксельхозэнерго“ җәмгыятендә электромонтер булып эшли. Агымдагы елда районның агросәнәгать комплексы алдынгыларының тантаналы җые­лышында ул “Районның алдынгы энергетигы” билгесе белән бүләкләнде.
Һөнәри бәйрәм алдыннан без аңардан үзенең эше турында сөйләвен үтендек.
Алик 1980 елда Олыкүл авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак һөнәрчелек училищесында ташчы, монтажчы һәм эретеп ябыштыручы белгечлекләре алып чыга. Армия хезмәтендә булып кайта. Квалификациясен күтәргәннән соң, тәүдә Уфа шәһәрендә, ә 2014 елда “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыятендә эшли башлый.
– Эшебез кызыклы, ул миңа ошый. Яңарак Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында чыршы бизәдек, кәрәзле элемтә вышкасына кабель суздык. Район авылларында линия сузу белән шөгыльләнәбез. Яңа бистәләргә электр уты үткәрәбез. Көненә 15әр багана утыртырга туры килә. Дүртәр кешедән торган бригада белән эшлибез. Коллектив бердәм, эшемнән канәгатьмен, - ди Алик.
Героебыз – үз эшенең остасы гына түгел, үрнәкле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Наталья белән өч бала үстерәләр. Кызлары Айгөлгә - 17, уллары Айнурга – 14 һәм Алмазга 6 яшь.
- Форсаттан файдаланып, барлык энергетикларны да һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм һәм эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек телим, - диде Алик сүз азагында.
Юлия СОЛТАНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: