Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эше мактауга лаек

Кырмыскалы авылындагы 1нче санлы балалар бакчасының ихатасы җәй көне шау чәчәктә утырса, кышын кардан ясалган берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була.

Кырмыскалы авылындагы 1нче санлы балалар бакчасының ихатасы җәй көне шау чәчәктә утырса, кышын кардан ясалган берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була.
- Боларны ихата җыештыручы Мәсхут Хәмидуллин ясап куя. Тәүдә кар өеп, тиешле форманы ясый, аннан су сибеп катыра. Сыннар көннәр җылытканчы тирә-якка ямь биреп тора. Ә җәй булса, биләмәгә тузан да төшерми. Чүп-чар да күрмәссең, - ди балалар бакчасы мөдире Нәзирә Тәлгать кызы Диарова.
- Эшемне яратам. Иртән иртүк, ата-аналар балаларын алып килгәнче биләмәне тәртипкә китереп куям: ихаталарны, юлларны себерәм, ә кыш көне кар көрим. Бакча алды һәрвакыт таза булсын, юллар кардан вакытында чистартылсын, көнкүреш калдыклары җыештырылсын өчен тырышам. Эш җитәрлек. Җәй көне бордюрларны һәм агач кәүсәләрен агартам. Тырышлык бушка китми, балаларын бирегә йөртүче ата-аналар туктап, рәхмәт әйтеп китәләр. Башкарган эшеңнең нәтиҗәсен күреп, җылы сүзләр ишетүе рәхәтлек бирә, күңелләр үсеп китә. Шул вакытта дөньяда һәрбер һөнәр мактаулы һәм кирәкле булуын аңлыйсың, - ди ул.
Венера Магиянова.
Читайте нас: