Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ерак юл атны сыный, авыр юл ирне сыный

Юлларны тормыш көзгесе, диләр. Теләсә-кайсы авылга барып чыксаң да, беренче чиратта, йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәсең. Чөнки нәкъ алар биредә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен билгели сыман. Ә инде юлларның сыйфаты, төзеклеге нәкъ юл төзекләндерү хезмәткәрләренә бәйле.

Юлларны тормыш көзгесе, диләр. Теләсә-кайсы авылга барып чыксаң да, беренче чиратта, йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәсең. Чөнки нәкъ алар биредә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен билгели сыман. Ә инде юлларның сыйфаты, төзеклеге нәкъ юл төзекләндерү хезмәткәрләренә бәйле.
Әйе, җәен-кышын, яңгыр-бураннарда да хәрәкәт туктамый. Кемгәдер кышкы сафлык илһам чыганагы булса, ра­йонның юл төзү-төзекләндерү идарәлегенә кар явуы эш һәм бурычлар өсти. Әмма идарәлек хезмәткәрләре юлларны вакытында кардан тазартырга тырыша. Бүгенге көндә район юлларын тәртиптә тоту максатында егермеләгән техника рейска чыга: 3 грейдер, 4 көрәкле «КамАЗ» машинасы, 2 Т–150, 2 МТЗ, К–700 трак­торлары, 2 төягеч машина һәм башка техника.
Һава торышының нинди булуына карамастан, юл хезмәткәрләре һәрчак эш өстендә. Буранлы кышта юлларны кардан тазарту тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Район­ның юл төзү–төзекләндерү идарә­легендә эшләүче Әмир Әрдәширов та ал–ялны белми.
– Иртәнге сигездән, ә инде җәй көннәрендә сәгать җиде­дән юлга чыгабыз. «КамАЗ» машинасында 300 чакрымнан да ким юл үтмибез. Әле менә бу сменада 480 чакрым үтәргә туры килде.
Кышын юлларны кардан тазартсак, җәен ремонтлыйбыз, юл читләрен ныгытабыз, күперләрнең төзеклеген тик­шерәбез. Хәтта Салават, Караидел, Калтасы районнарындагы объектларда да эшлибез, – ди Әмир Шәрифулла улы. – Быелгы кыш бик үзен­чәлекле килде. Берничә көн каты суыклар торса, күп тә үтми көннәр җылыта, кар ява, буран уйный. Ничек кенә булмасын, без һава көсезлек­ләренә әзер торырга һәм юлдагы хәрәкәт тукталмасын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, - ди әңгәмәдәшчем.
Әмир Шәрифулла улы «Ком­му­наль­ник» җәмгыятендә кадрлар белән эш итүче Гөл­нара Зөлфәт кызы белән туган төяге – Сарт-Науруз авылында төпләнеп, матур дөнья корганнар. Акыллы, тәү­фыйклы, эш­сөяр балалар тәрбияләп үс­тер­­гәннәр. Атасыннан күр­гән ук юнган дигәндәй, уллары Айдар да юл төзү–төзекләндерү идарәлегендә хезмәт итә. Олы кызлары Регина С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбендә эшләсә, кече кызлары Камилла әле Прибельский урта мәктәбенең 2нче сыйныфында белем ала.
Фирүзә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: