Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Үзе өлгер, куллары җитез

Һәркөнне иртән сабыйларны тәрбиячеләр генә түгел, балалар бакчасында эшләүче башка хезмәткәрләр дә елмаеп каршы ала. Нәниләр дә, апаларын якын күреп, йөгереп килеп кочаклап ук алалар. Шуңа Кырмыскалы авылының 1нче санлы балалар бакчасына 32 ел гомерен багышлаган Фидания Юнысова эшенә ашкынып килә.

Һәркөнне иртән сабыйларны тәрбиячеләр генә түгел, балалар бакчасында эшләүче башка хезмәткәрләр дә елмаеп каршы ала. Нәниләр дә, апаларын якын күреп, йөгереп килеп кочаклап ук алалар. Шуңа Кырмыскалы авылының 1нче санлы балалар бакчасына 32 ел гомерен багышлаган Фидания Юнысова эшенә ашкынып килә.
Фидания Әбүзәр кызы 1963 елда Татарстанның хозур табигать кочагында урнашкан Актаныш районы Меңнәр авылында туа. Урындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа моторлар төзү заводына эшкә урнаша. Ә бераз вакыттан соң шул ук заводта эшләп йөрегән Кырмыскалы егете Флюр Фәнил улы белән танышып китә. Бер-берсеннән башка яши алмаганнарын аңлагач, 1984 елда яшьләр өйләнешергә карар итәләр. Флюр сөйгәнен туган авылына алып кайта. Эшкә урнашалар, йорт сатып алалар. Тормышларына ямь өстәп Илдар һәм Илдус исемле уллары дөньяга туа. Элегрәк балалар бакчасына чират зур иде. Фидания да балаларына урын булсын, дип бирегә тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Барысына да җитешә ул: балаларны ашата, савыт-сабасын юа, бар җирне чисталыкта-пөхтәлектә тота. Ягымлы, ачык йөзле, сабыр холыклы булганы өчен тәрбияләнүчеләр дә, ата-аналар да аны ярата. Тырышлыгы, эшенә намуслы каравы белән хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. Балалар бакчасы мөдире Нәзирә Тәлгать кызы аны мактап бетә алмый: “Хезмәт сөючән, нинди генә эш кушсаң да, барысын да җиренә җиткереп башкара”, – ди.
- “Кайда эшлисең?”- дип сорасалар, мин зур горурлык хисе белән: “балалар бакчасында” дип әйтәм. Шул сабыйларны чын күңелдән яратканга, бу эштән китә алмадым да инде. Эшли башлаганда бернинди шартлар да юк иде, суны чиләкләп ташыдык. Хәзер эш күпкә җиңеләйде: суык һәм җылы су агып тора, автомат кер юу машиналары утыра. Керне пресс белән генә үтүклибез. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел. Балалар бакчасы ихатасына килеп керү белән үзебезне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәбез. Бина заманча төс алды, мәйданчыклар төзек­ләндерелде. Балалар монда зур теләк белән йөресен, шөгыль­ләнсен өчен барсы да эшләнә. Әти-әни­ләрен­нән аерылып, көне буена безнең карамакта калган сабыйларга җылы карашыбызны, назыбызны кызганмаска тырышабыз. Аларның сөенгәннәрен, елмаюлы йөз­ләрен күреп, үзебез дә шатлык хисләре кичерәбез, - ди Фидания Әбүзәр кызы.
Венера Бакиева.
Автор фотосы.
Читайте нас: