Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хезмәт алдынгылары
20 сентябрь 2019, 11:12

Сыйфатны максат итеп, үсешкә омтылып

Хәзерге тормышны зәңгәр ягулыктан башка күз алдына китерүе дә авыр. “ГазпромтрансгазУфа” җәмгыятенең Кырмыскалы линия-производство идарәлеге – сәнәгать оешмаларын һәм халыкны газ белән тәэмин итүче мөһим звеноларының берсе.

Хәзерге тормышны зәңгәр ягулыктан башка күз алдына китерүе дә авыр. “ГазпромтрансгазУфа” җәмгыятенең Кырмыскалы линия-производство идарәлеге – сәнәгать оешмаларын һәм халыкны газ белән тәэмин итүче мөһим звеноларының берсе.
- Предприятие дистә еллар дәвамында Кырмыскалы, Авыргазы, Архангель, Чишмә, Благовещен, Иглин, Уфа районнарын һәм Уфа шәһәрен зәңгәр ягулык белән тәэмин итә, - ди идарәлек начальнигы Валерий Петров.
- Кулланучыларны өзлексез газ белән тәэмин итү беррәттән, магистраль һәм төбәк газ үткәргечләрне вакытында диагностикалау һәм төзекләндерү белән дә шөгыльләнәбез. Хезмәтләндергән газ үткәргечләрнең гомум күләме 518 километр тәшкил итә. Предприятие шулай ук газ бүлү, автомобильләр өчен компрессорлау станцияләрен хезмәтләндерү белән шөгыльләнә.
Валерий Александрович предприя­тиедә 2007 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын техник компрессорлар машинисты булып башлаган. Соңыннан белгеч диспетчер хезмәте, газ компрессорлары хезмәте начальнигы, баш инженер вазыйфаларын зур җаваплылык белән башкара һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Предприятиедә эшләүчеләр оештыру сәләтенә ия булган, үз эшен яхшы белгән җитәкчеләрен олыны-олы, кечене кече итә белгәне өчен дә ихтирам итә.
Гомумән, линия-производство идарә­легенә эшләренә зур җаваплылык белән караган тырыш хезмәткәрләр тупланган. Хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге буенча баш инженер урынбасары Рим Рафиков та шундый хөрмәтле кадрларның берсе. Ул предприятиедә 1992 елдан бирле эшли. Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлап, техник компрессорлар машинисты булып урнашкан көннән алып үзен эшенә бар күңелен салып башкарган белгеч итеп күрсәтә. Тырыш хезмәте өчен “ТрансгазУфа” җәм­гыятенең почетлы ветераны” билгесенә ия булган.
- Рим Миңлериф улы – эшенә зур җавап­лылык белән карый. Предприя­тиедәге хәвефсезлекне, хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар булдыруны, хез­мәтне саклау таләпләренең үтәлүен күзәтү астында тота. Аның һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы, акыллы киңәшләре өчен дә хөрмәт итәбез, берничә буын яшь белгечләрне тәрбияләве өчен дә рәхмәт белдерәбез, - диләр аның турында хезмәттәшләре.
Хезмәткәрләрне социаль яклауны, торак хәлен яхшырту бурычын җәмгыять һәрвакыт күз уңында тота. Моңа кадәр алар өчен йортлар һәм фатирлар төзелсә, хәзер льготалы ипотека кредитлау программасы тормышка ашырыла башлаган. Аларны ял иттерү һәм савыктыру өчен ел саен гаиләләренә һәм пенсионерларга төрле курортларга юллама бирелә.
Ә Спорт-сәламәтләндерү комплексы идарәлек хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының гына яраткан урыны түгел, төрле секцияләрдә якын-тирә авыллардан да килеп шөгыльләнәләр. Әйткәндәй, предприятиенең үзенең хоккей командасы бар, узган елда спортчылар корпоратив лигада җиңү яулаган.
Шулай да, эшне сыйфатлы башкару һәм алга үсешү – предприятиенең төп девизы.
Эльнара Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: