Сахай авылы фермеры Ирек Исламголов үз хуҗалыгы белән егерме өченче мизгелен төгалләде. Быел да басуларга элиталы орлыклар чәчеп, җиренә җиткереп тәрбияләгәч, уңышы да мул гына булды – гектар куәте 30 центнер тәшкил итә. Зарланырлык түгел, Аллага шөкер. Моңа кадәр ел саен арпа белән бодайны 300 гектарда гына үстерсәләр, агымдагы елда алар барлык мәйданда чәчелгән.
Ирек Рафаэль улы “Победа” колхозында агроном, соңыннан бригадир булып эшләгән чагында әтисе белән үзаллы эш башларга карар итәләр. Катлаулы һәм икътисадый яктан тотрыксыз заманда мондый адымга ничек базнат иткәндер!
- Ничек башлаганбыздыр, белмим? Әле булса аптырап торам: кредит бирмәделәр, банкның процент ставкасы 700гә җиткән иде. Яшь һәм дәртле чакта курку бик булмагандыр, күрәсең? - дип көлә Ирек Рафаэль улы. – Хәзер батырчылык итмәс идем, мөгаен.
Күмәкләгән яу кайтарган, диләр бит. Әйткәндәй, әтисе Рафаэль Мотаһар улы да тынгысыз, уңган җир улы, фермерлык эшен ачканга кадәр колхоз басуларында тир түгә. Оста оештыру сәләте һәм зур тәҗрибәсе бик ярап кала. Әнисе Мөзәйнә Шакир кызы колхозда бухгалтер вазыйфасын башкара, аның якыннарына ярдәме бәһалап беткесез. Тәүге вакытларда 50 гектар җирне эшкәртәләр. Шулай итеп, елдан-ел мәйдан да арта, техника да яңартылып тора. Кызганычка каршы, Рафаэль Мотаһар улы ике ел элек бакыйлыкка күчкән, урыны җәннәттә булсын.
Ирек Рафаэль улы эшен мөмкин кадәр файдалы итеп оештырыр өчен икътисадчы белгечлегенә укып, икенче югары белемгә ия була. Гаиләсеннән дә уңа фермер, Роза Равил кызы белән ике балага гомер биргәннәр. Кызлары Илмира Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, хуҗалыкта бухгалтер эшләрен алып бара. Кияүләре Фидарис та гаилә бизнесына кушылган. Тормышларын тагын да ямьләп уллары Самир дөньяга килә. “Уңышыгызның нигезе нәрсәдә?”- дип кызыксынгач, гаилә башлыгы:
- Ир кеше нинди генә оста һәм уңган булмасын, янында аны аңлаган, ярдәм иткән хатыны, гаиләсе булмаса, бар эшенең, эшләгән акчасының мәгънәсе юкка чыга. Тапканын да исраф итеп бетерә, йә эчкечелеккә салыша. Хатыным турында: төп терәгем, эшнең уртасында кайнап, яшәешебезне көйгә салучы, дип ныклы әйтә алам. 50 яшьне үткәч, шуны аңладым: көнкүреш мәсьәләләрендә хатын-кыз белән бәхәсләшүнең файдасы юк. Гүзәл затның үзенә бертөрле логика, эчке тоемлавы бар, барыбер аларныкынча килеп чыга, - дип елмайды әңгәмәдәшчем.
Ирек Рафаэль улының тагы бер шөгыле бар: әтисе ягыннан нәнәй һәм картәтисе нәселен барлап, шәҗәрәләр төзегәч, аларны “Шәхесләрдә буыннар бәйләнеше” дип исемләнгән китап итеп чыгара. Улы Илнур бу эштә алыштыргысыз ярдәмчесе. Киләчәктә әнисе ягыннан да туганнарын белешеп, кәгазьгә теркәп куярга нияте бар аның. Бу, һичшиксез, бик кирәкле эш.
Башкорт дәүләт аграр университеты белән тыгыз бәйләнештә эш итә алар. Төрле тәҗрибәләр үткәрәләр, республика күләмендә чаралар, семинарлар да оештыралар. Бу уңайдан бертуган энесе Дамир Рафаэль улы арадашчы булып тора. Әйт-кәндәй, ул университетта белем бирүдән тыш, фәнни эш белән дә шөгыльләнә, яңарак шул хуҗалык нигезендә докторлык диссертациясен яклаган. Узган елда эшсөярләргә хезмәтләренең тагы бер татлы җимешен күрергә яза: Русия буенча үткәрелгән конкурста иң яхшы чөгендер үстерүче буларак, III дәрәҗә җиңүче Дипломы белән бүләкләнә. Уйлап карасаң, Русия күләмендә мондый танылу бик мәртәбәле бәһа бит. Бу исә хуҗалыкның килеменнән бигрәк сыйфатны кайгыртуы турында сөйли. Быелгы ел да Исламголовлар өчен уңышлы - яңа Т-150 тракторы һәм “Омичка” чәчү комплексы сатып алганнар. Эш эш белән, әмма изгелеккә дә вакыт таба эшкуар. Мәсәлән, быел Сахай авылы зиратын коймалауда зур өлеш кертә.
Исламголовларга карап, гаиләнең, үзара татулыкның, уңганлыкның мөһимлеген, никадәр көчкә ия булуына төшенәсең. Күзләр генә тимәсен, арытабан да шулай гөрләтеп дөнья көтәргә язсын!