Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хезмәт алдынгылары
29 октябрь 2019, 15:10

Ачык йөзле, изге күңелле ул

Ачык йөзле, изге күңелле һәм ярдәмчел Э.Р.Сайфуллина балалар бакчасында 2005 елдан бирле эшли. Аны тәрбияләнүчеләре ярата, ата-аналар һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә.

Ачык йөзле, изге күңелле һәм ярдәмчел Э.Р.Сайфуллина балалар бакчасында 2005 елдан бирле эшли. Аны тәрбияләнүчеләре ярата, ата-аналар һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә.
Эльза Рим кызы һәр бала белән тиз уртак тел таба белә. Эшенә зур җаваплылык белән карый, сабыйларның сәләтен күрә һәм үстерә белә. Инновацион технологияләрне, заманча укыту һәм тәрбия бирү ысулларын оста файдалана, балалар өчен матурлык һәм уңайлыклар тудыра. Аның төркеме һәрвакыт заманча таләпләрне исәпкә алып, зәвык белән бизәлгән. Биредә һәр сабый күңеленә ошаган шөгыль таба ала.
Э.Сәйфуллина район балалар бакчалараның методика эшендә актив катнаша, педагогия советларында еш чыгыш ясый, ачык дәресләр үткәрә.
Эльза Рим кызы “Ел укытучысы – 2015” муниципаль конкурсында катнашып, “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңү яулады. Республика күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы – 2016” конкурсында да уңышлы чыгыш ясады.
Аның төркемендәге балалар район, республика һәм бөтенрусия конкурсларында актив катнашып, җиңүгә лаек булалар һәм дипломант дип танылалар. Э.Р. Сәйфуллина балалар бакчасында үткәрелгән чараларда, бәйрәмнәрдә төрле персонаж рольләрен башкара. Балалар бакчасының “Кызлар” вокал ансамблендә катнаша. Ирешелгән уңышлары өчен 2016 елда район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Һәр баланың мөмкинлекләренә ышанырга, аңа табигатьтән бирелгән яхшы сыйфатларны ачарга омтылган тәрбиячедән без, һичшиксез, уңдык, дип кыю әйтә алам.
Нәзирә Диарова, 1нче санлы Кырмыскалы балалар бакчасы мөдире.
Читайте нас: